Алабуга нуры

Татарстанның мәдәният министры туры эфирда пандемия вакытында мәдәниятнең ничек үзгәрүе турында сөйләячәк

#ТатарстанОнлайн тапшыруын 22 декабрьдә 11 сәгатьтә карарга була. 

22 декабрьдә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова #ТатарстанОнлайн туры эфирын үткәрәчәк. Министр пандемия вакытында мәдәният өлкәсенең торышы турында сөйләячәк һәм татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк. 

Теләге булган һәркем үзенең соравын бирә ала. Аеруча актуаль булганнарына Әюпова туры эфирда җавап бирә. Башка сорауларга министрлык белгечләре тапшырудан соң җавап бирәчәк. 

Эфир 11 сәгатьтә Татарстан Республикасының «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрендә һәм YouTube платформасындагы рәсми берлекләрендә башлана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: