Алабуга нуры

Татарстанның сәүдә үзәкләрендә битлек режимын тикшерү көчәйтеләчәк

Тикшерүләр киләсе атнадан көчәячәк.

Киләсе атнада Татарстан Республикасы сәүдә үзәкләрендә битлек режимын үтәү буенча тикшерүләр көчәйтеләчәк. Мондый мәгълүматны кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә җиткерделәр. 

Роспотребнадзор федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренә караганда, хокук бозулар сәүдә, җәмәгать туклануы һәм оешмаларда ешрак ачыклана. Күпчелек битлек режимын үтәүдән туктаганлыктан, контроль көчәйтеләчәк. 

Шунда да билгеләп үтәргә кирәк, концерт залларында һәм театрларда битлек режимы яхш үтәлә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: