Алабуга нуры

Татарстанның Цифрлы министрлык башлыгы эшлекле визит белән Алабуга районында булды

Ул районда мөһим объектларның югары тизлекле Интернетка тоташуының ничек үтүенә, шулай ук электрон хезмәтләрнең торышына бәя бирде.

ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм аның урынбасары Альберт Яковлев районда мөһим объектларның югары тизлекле Интернетка тоташуының ничек үтүенә, шулай ук электрон хезмәтләрнең торышына бәя бирде.

Визит башында, район башлыгы урынбасары Олег Колпаков, җирлек башлыгы Сергей Зеленский һәм мәктәп директоры Руслан Гарифуллин озатуында, Айрат Хәйруллин Костенеево урта мәктәбендә булды, мондагы Интернет эше дәрәҗәсен югары бәяләде, мәктәп хезмәткәрләре белән аралашты. Министр информатика кабинетының җиһазлануына зур игътибар бирде. «Авылда шәһәрдәгедән яхшырак булырга тиеш», — дип билгеләп үтте министр.

— Мәктәпнең үзе гаҗәеп. Чиста, яхшы төзекләндерелгән. Шәһәр мәктәпләренең барысы да мондый спорт мәйданчыклары, иркен бүлмәләр белән мактана алмый. Интернетка килгәндә, әлбәттә, ул зур әһәмияткә ия. Әле ел ярым элек кенә, мәктәпләрнең күбесе, аеруча авылларда, югары тизлекле Интернетлы түгел иде. Былтыр «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында, шулай ук федераль хөкүмәт кушуы һәм ТР Президенты булышлыгы белән Татарстанның барлык 1 мең 680 гомуми белем оешмалары югары тизлекле Интернетка кушылды. Бу теләсә кайсы төбәкнең хыялы. Безнең республика илнең шундый олы күләмле программа тормышка ашырылган һәм бар мәктәпләре дә югары тизлекле элемтәгә тоташкан бердәнбер төбәге булды. Сүз дә юк, Костенеево мәктәбендә интернет бар иде, ләкин аның тизлеге шәһәрдәгедән 20, хәтта 30 тапкыр ким иде. Андый интернет белән укытуны тиешенчә оештырып булмый. Алабуга районын тулаем алганда, соңгы өч елда югары тизлекле элемтә челтәренә 50дән артык объект тоташкан. Покров авылында, мәсәлән, интернет беркайчан да булмаган. Биредә 83 хуҗалык. Хәзер анда сузылган оптика уннарча еллар хезмәт итеп, интернет ниндидер билгеле бер ФАПка гына килмичә, монда яшәүчеләр үзләре дә аннан файдалана алачак, — диде Айрат Хәйруллин.

Костенеево мәктәбендә хәзер 1нче сыйныфтан 11нчегә кадәр 70 укучы белем ала.

— 2020нче ук елы башында мәктәпкә югары тизлекле интернет керттеләр, шуның бәрабәренә уку ресурсларына мөмкинлек артты. Информатика дәресләрендә балалар Интернетка чыгып, модельләштерү, робототехника өчен төрле программалар куллана ала. Гомумән, болай эшләү балалар өчен тагын да кызыклырак, — ди авыл мәктәбе директоры Руслан Гарифуллин. 
Цифрлы үсеш министры шулай ук Татарстанның һәр почмагында халык өчен сыйфатлы һәм югары тизлекле челтәрне тәэмин итү бурычы Цифрлы министрлык эшенең өстенлекләреннән берсе булуын билгеләп үтте.

— Безнең команда элемтә операторлары белән берлектә бу юнәлештә актив эшләвен дәвам итә. 2021 ел ахырына кадәр без республиканың 2 мең 347 социаль әһәмияткә ия объектына Интернет тоташтырырбыз дип планлаштырабыз. Бу — ФАПлар, янгын сүндерү частьләре, административ объектлар, шулай ук быел әлеге программага беренче тапкыр кергән мәдәният учреждениеләре. Бу соңгы унъеллыкта иң масштаблы программа. Чагыштыру өчен, 2010-2020 елларда челтәрләргә бары тик 4 мең социаль әһәмияткә ия объектлар тоташтырылган иде. Бу максатларга федераль бюджеттан 2 миллиард сум бүлеп бирелгән. Саннар үзләре сөйли дип уйлыйм, — диде министр.

Командировкада катнашучылар шулай ук Покров авылында да булдылар, анда күпләп җепселле челтәрләрнең ничек салынуын шәхсән үз күзләре белән күрделәр. Биредә 300дән азрак кеше яши, шулай ук гомуми белем бирү мәктәбе һәм фельдшер-акушерлык пункты эшли. Тиздән авыл кешеләре дә югары тизлекле интернет белән тәэмин ителәчәк.

— Покров авылы ягына кабель сузабыз, анда җирле фельдшер-акушерлык пункты тоташтырылып элемтә узелы урнаштырылачак. Моннан тыш, биредә яшәүчеләр үзләре дә Интернетка тоташа алачак. Барлыгы 39 социаль әһәмиятле объект тоташачак. Эшләрне 30 августка тәмамлау планлаштырыла, — дип сөйләде «Таттелеком» компаниясенең төзелеш буенча директоры Евгений Гаус.

Моннан тыш, сәфәр кысаларында Айрат Хәйруллин районда хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерүнең ничек оештырылуы белән танышты. Алабуга районы башкарма комитетында очрашуда катнашучылар өчен дәүләт хезмәткәренең автоматлаштырылган эш урыны һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр башкарылганда эш принцибы күрсәтелде.

Исегезгә төшерәбез, «Цифрлы трансформация» Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән биш илкүләм максатның берсе булып тора.

Төп бурычлар арасында — электрон рәвештә массакүләм социаль әһәмиятле хезмәтләр өлешен 97 процентка кадәр арттыру. Шулай ук «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проектын гамәлгә ашыру алда тора. Татарстан территориясендә аның 2022-2023 елларга үтәлеше планлаштырылган. Әлеге проект кысаларында авыл мәктәпләрендә Wi-Fi чыбыксыз интернеттан файдалану нокталарын урнаштыру, алга таба белем бирү контентын трансляцияләү өчен мультимедиа җайланмалары белән җиһазландыру гамәлгә ашырылырга тиеш. Әлеге максат кысаларында Татарстан Финанслар министрлыгы командасы, дәүләт хакимияте органнары һәм муниципаль районнар белән берлектә, хезмәтләрне электрон ысулга күчерү буенча эш алып бара. Киләсе ай башына 82 хезмәт күрсәтүне электрон рәвешкә күчерү һәм Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында тормышка ашыру планлаштырыла.

Моннан тыш, Айрат Хәйруллин шәхси эшмәкәр Алсу Зәкиева белән аның тегү цехында очрашты. Узган елның апреленнән компания KazanExpress маркетплейсында үз товарларын сата. Алсу Вәгыйзовна кунакларга E-commerce га чыгу өчен нинди өстенлекләр бирелүен сөйләде. 
Айрат Хәйруллин шәһәр бизнес-инкубаторы бинасында булды, анда ИТ-паркның муниципаль операторы урнаштыру планлаштырыла.

Шулай ук эшлекле сәфәр ахырында министрга «акыллы шәһәр» проектын тәкъдим иттеләр һәм проектны гамәлгә ашыруның беренче этабында ирешелгән төп нәтиҗәләрне күрсәттеләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: