Алабуга нуры

«Татмедиа»ның Telegram-каналы Татарстанда карау буенча икенче атна рәттән алдынгылыкны били

30 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр вакыт аралыгында канал 862 мең 933 карау җыйган. 



«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Telegram-каналы менә инде ике атна буенча Татарстанның популяр каналлары арасында карау буенча алдынгы урынны алып тора. Моңа «Участковый Татарстана» Telegram-каналы игътибар иткән. 
««Татмедиа» @tatmediaofficial инде икенче атна рәттән караулар буенча беренче урында», — ди блогер. 
30 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр вакыт аралыгында канал 862 мең 933 карау җыйган. Цитата китерү буенча канал өченче урында. Аеруча PlayStation өчен татарча уен чыгаруга багышланган пост зур популярлык казанган.
«Татмедиа»ның Telegram-каналы 2019 елның августында эшли башлады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: