Түбән Кама егете концертлар сезонын Алабугада башлады

"Татар моңы" халыкара конкурс лауреаты Марат Фәйрушин концертлар турының дүртенче сезонын безнең шәһәрдә башлап җибәрде. Танылган җырчы чыгышы татар, керәшен халык җырлары белән ачылды.
- Бүген бәйрәм, - диде ул, тамашачыларга мөрәҗәгать итеп. - Җырлыйбыз, биибез, сәхнәгә менеп биесәгез дә була.
Түбән Кама егете Марат Фәйрушинны республикада, илдә генә түгел, чит илләрдә дә беләләр. Татар җырларын дөньяга таратуы белән халыкның хөрмәтен яулаган Марат биш-алты яшеннән җырлый башлаган. Аннан еш кына шундый зур талантының каян килүе турында кызыксыналар. Алабугалылар да бу сорауны бирми калмады. Җаваптан күренгәнчә, әти-әнисе сәнгать кешеләре булмаса да, җырга, моңга гашыйк кешеләр, ә бер бабасы матур җырлаган . "Шуннан да күчкәндер инде", - ди ул үзе тыйнак кына.
Концертта яшь җырчы Регина Тимербулатова һәм Марат белән бергә дүрт ел эшләүче Азат Шәйхетдинов, танылган баянчы Ринат Вәлиев катнашты. "Сәйдәш" бию театры артистлары Алия һәм Ильяс очынып татар, испан, тау халыклары биюен башкарды. Яшь биюче Ландыш Камалиева да осталыгын күрсәтте. Алып баручы, театр һәм эстрада артисты, танылган юмор остасы Фәиз Майдуллин җыр-бию арасында көлкеле сүзләреннән башка, сәяси репрессия корбаннарын искә алып, Ибраһим Сәлахов әсәреннән өзек сөйләде.
Кырым татары Сергей Какураның "Гашыйк булдым Мәҗнүн кебек", Ринат Гобәйдуллинның Роберт Миңнуллин сүзләренә язган "Каз өмәсе" җырлары аеруча алкышларга күмелде. Республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Илһам Хисмәтуллин һәм Әтнә ягыннан яшь композитор Реваль Хисмәтуллинның яңа җырларын да башкарды җырчы һәм алар тамашачы күңеленә хуш килде. Үзе бии, үзе җырлый, моңлы көчле тавышы белән залны әсир итте Марат, аңа чәчәкләр бүләк итүчеләргә бүләк тә эләкте - җырчының рәсеме төшкән афиша. Тәнәфестә теләгән кеше җыр дискларын сатып алды.
Халык җырларын яшьләр репертуарында күрү - олы шатлык. Марат Фәйрушин концертында аларга шактый урын бирелгән.
Зөлфия ПРИМАКОВА
Фото Марат Фәйрушинның ВКдагы шәхси сәхифәсеннән алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.13000
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.42200
-
1 июль 2022 - 11:00Алабугада аттестатлар һәм алтын медальләр тапшыру тантанасы үтте Ул шәһәр мәдәният сараеның паркет залында узды.14800
-
1 июль 2022 - 18:30Алабугада җәядән ату буенча турнир булачак Шәһәрдә беренче тапкыр Җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия турниры оештырылачак.14300
-
1 июль 2022 - 10:00Она мечтала с детства стать врачом Ещё в школе знала, что будет лечить детей! И речь о враче-педиатре Елабужской ЦРБ.13700
-
1 июль 2022 - 09:20АО «Транснефть — Прикамье» модернизировало систему пожарной безопасности в Удмуртском РНУ АО «Транснефть — Прикамье» завершило работы по модернизации системы пожарной безопасности офиса Удмуртского районного нефтепроводного управления.13300
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк 1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.13000
-
1 июль 2022 - 15:15Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды «КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары уздырачак.12200
-
2 июль 2022 - 15:00«Алабугада җәйге кичләр» фестивале 14-17 июльдә узачак Проект 2018 елда ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.12200
-
2 июль 2022 - 12:00Алабуганың 8нче мәктәбендә капиталь ремонт бара Шәһәр һәм районның берьюлы берничә мәктәбендә ремонт бара.12100
-
1 июль 2022 - 16:55Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршы алырга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» исемле сәламәтләндерү комплексы кунакларны каршы алды.10800
-
2 июль 2022 - 08:30Алабугалылар өчен Спас ярминкәсе август аенда узачак 5 августтан 7 августка кадәр узачак XV Спас ярминкәсенең рәсми сайты эшли башлады.9900
-
2 июль 2022 - 10:30Алабугада — ябык футбол мәйданы булачак Тугаров урамында 1408 квадрат метрлы мәйданда каркас-тентлы өслек белән футбол манежын төзү эшләре бара.9900
-
3 июль 2022 - 14:00Алабугада җәядән ату буенча турнир узачак Шәһәрдә беренче тапкыр Җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия турниры оештырылачак.9200
-
1 июль 2022 - 14:05Җәй көне зелпене ашап калырга кирәк Аның яфрагы, җимеше һәм кайрысы да файдалы икән.8800
-
3 июль 2022 - 12:00Әбисеннән калган истәлекне саклый «Алабуга нуры» нда «Гаилә истәлекләре» акциясе дәвам итә.7800
-
3 июль 2022 - 09:00Алабуга районында сөт җитештерү артты Бер тәүлектә савып алынган сөт күләме 73 тонна тәшкил итте.7000
-
1 июль 2022 - 12:00Алабугалылар Санкт-Петербургта яшәүчеләргә бәйрәм бүләк итте 25 июньдә Ленинград өлкәсендәге Всеволожск районының Энколово авылында кыр эшләре тәмамлану уңаеннан халык күңел ачты.5000
-
2 июль 2022 - 10:102022 елда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 12 остаханә ачыла Быел Татарстанда көллият һәм техникумнардагы студентлар өчен 12 остаханә төзелә. Моның өчен «Яшь профессионаллар» федераль проекты кысаларында 62 миллион сум бүленә.2300
-
4 июль 2022 - 10:00В Канашском транспортно-энергетическом техникуме состоялось вручение дипломов выпускникам 2021-2022 учебного года Представители АО «Транснефть — Прикамье» приняли участие в церемонии вручения дипломов выпускникам Канашского транспортно-энергетического техникума — одного из корпоративных образовательных центров компании.2000
-
4 июль 2022 - 11:00Алабугада видеокамераларның кайсы тукталышларга куелуы билгеле булды Камералар 6 тукталыш павильонына куелачак.1600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика