Алабуга нуры

«Түбән Кама» милли паркының табигать музее бәйге игълан итә. 

Конкурс Бөтендөнья кыргый табигать көне уңаеннан оештырыла. 

Күп еллар дәвамында «Түбән Кама» милли паркының табигать музеенда «Хайваннар дөньясында» программасы буенча балалар өчен дәресләр уза. Узган ел музей хезмәткәрләре рәссам-иллюстратор Маша Кирикова белән балалар өчен китап өстендә эшли башлады. 

Бүген — кыргый табигать көне. Шул уңайдан музей хезмәткәрләре конкурста катнашырга чакыра. Бәйге шартлары белән милли паркның рәсми төркемендә танышырга мөмкин. Шартларны үтәүчеләргә оештыручылар буяу өчен рәсемнәр бүләк итә.

Тулырак мәгълүмат «Түбән Кама» Милли Паркының рәсми төркемендә. Шулай ук рәсемнәрне буяу буенча онлайн-конкурс игълан ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: