Алабуга нуры

Теплица өчен дә штраф салырга мөмкиннәр

Җәй — иң рәхәт, иң тәмле вакытларның берсе. Рәхәт ягыннан, кояшлы һавасын, су буйларын, җанны иркәләүче черки-чебенен исәптә тотсак; тәмле ягыннан, иртә өлгерүчән җиләкләрен, теплицаларда кызарып килүче помидорын, кыярын санап китәргә була... 

Дөрестән дә, кар эреп агырга өлгерми, халык сабагыннан өзеп яңа кыяр кимерә башлый. Могҗиза бит инде! Шулай. Поликарбонатлы теплицасыз хәзер бакчаны күз алдына китереп тә булмыйдыр ул. 
Ә менә ул теплицаны үз участогыңда урнаштырган өчен штарфка тартылырга мөмкин икәнен бөтен кеше белмидер дә әле... Әйдәгез, бүген шул турыда сөйлим.

«Тиз үзләштерелешле...»
Хәзер Хөкүмәт җир кишәрлекләренең чикләрен төгәл контрольдә тота. Комсыз хуҗалар тарафыннан үзләштерелгән кишәрлекләрне тиз арада ачыклап, чарасын да вакытында күрә. Шул рәвешле, әгәр дә сез "кояш йортлары«ның бер почмагын үз җирегездән читкәрәк — дәүләт җиренә, яисә уртак кулланылышлы кишәрлеккә чыгарыбрак саласыз икән, надзор органнарының сезне, үз белдегегез белән җир үзләштерүдә гаепләп, Административ хокук бозулар кодексының 7.1 номерлы матдәсе нигезендә, 5 меңнән 10 мең сумга кадәр штрафка тартачак. 

Категорияң бармы?
Сезнең җир участогы нинди категориягә керә? Белешеп караганыгыз юкмы?.. Әгәр ул «шәхси торак төзелеше (ИЖС)», йә «бакча үстерү максатларында куллану өчен» категориясенә керә икән, сез шәхси куллану өчен көненә 3-4 килограмм помидор-кыяр үстерә аласыз. Шәхси хуҗалыгыгызда зур күләмдә яшелчә, җиләк-җимеш үстереп сату өчен куллана башлаган һәм бу факт ачыкланган очракта, сезгә киләчәкләр. Киләчәкләр дә, шул ук Административ хокук бозулар кодексының 8.8нче номерлы матдәсенең 1нче бүлегенә таянып, 10 меңнән 20 меңгә кадәр штраф чәпәп китәчәкләр. 

Салым салып сөйләшәләр...
Билгеле ки, җир иясе булган һәркем тоткан кишәрлеге өчен дәүләткә салым түли. Бу салымның күләме җирнең категориясенә һәм анда басып торган биналары, каралты-кураларының төренә карап, кадарстр бәясенең 0,1 процентыннан алып, 2 процентына кадәр җитәргә мөмкин. Ягъни, синең шәхси хуҗалык алып бару өчен куллана торган җиреңнең кадастр бәясе 100 мең сум икән, анда гараж, бәдрәф, мәйданы 50 квадрат метрдан артмаган сарай-абзар, каралты-кура бар икән, син дәүләткә елына нибары 100 сум җир салымы тиешсең. Ул кишәрлектә йорт, йә төзелеп бетмәгән торак бина басып торган очракта, 300 сум салым чыгарып бирәчәксең. 

Әгәр инде синең участоктан базарга таба әрҗәләп-әрҗәләп яшелчә, җиләк-җимеш агыла икән, салым ставкасы кадастр бәясенең 1,5 процентына кадәр җитәчәк. Ягъни, 100 мең сум кадастр бәяле кишәрлек өчен синнән 1500 сум алачаклар. Моның өстенә, мондый төр эшчәнлек өчен сез шәхси ярдәмче хуҗалык булып теркәлергә дә тиеш буласыз. 

Әгәр дә инде теплицагыз фундаментта басып тора икән, аңа су, ут, газ кебек коммуникацияләр кертелгән икән, бу корылмагызны сез Россия Салым Кодексының 401нче матдәсе нигезендә, кадастр хисабына куярга һәм аның өчен милек салымы түләргә тиеш булып торасыз. Шулайрак...

Тагын бер генә киңәш. Теплицагызны участок чикләреннән кимендә бер метр кертеп урнаштырыгыз. Чөнки, коймага бер метрдан да кимрәк ара калдырып урнаштырган очракта, кыяр үстерә белмәгән көнче күршегез, судка биреп, теплицагызны сүттерергә хокуклы.

Күңелегез тыныч, кыярларыгыз тәмле һәм витаминнарга бай булсын!
Сезнең Әмир Исламов.

Чыганак: Шәһри Казан
Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: