Алабуга нуры

ТНВ “Татарлар”ы Алабугада

Алабуга шәһәр һәм районы тарихында беренче мәртәбә "Татарстан яңа гасыр" һәм "ТНВ планета" каналларының "Татарлар" редакциясе Алабуга районының татарлар яшәгән Морт, Дөм-Дөм, Иске Юраш, Илмәт авылларында һәм Алабуга каласында булып китте.

Иҗади сәфәр кысаларында эшлекле төркем 10 февральдә ханнар заманында ук нигез салынган, 1944-1954 елларда район үзәге булган Морт авылында иң әүвәл 20 чишмәнең иң данлыклысы саналган "Балавыз" чишмәсе күренешләрен төшерде. Әлеге чишмәне бертуган эшмәкәр Назим һәм Разим Әхмәтовлар өр-яңадан төзекләндерү эшләре үткәргәннән соң, 2015 елның сентябрендә авылдашларын тирә-күрше салалардан һәм мәртәбәле кунаклар чакыртып ачканнар иде. Парлары белән телевидениегә төшерү чараларына да кайтты бертуган Әхмәтовлар, өлкәне Назим чишмә янында интервью бирде. Анда шулай ук җирле үзидарә рәисе Фаиз Закиров, авылның хөрмәтле кешеләре, ирле-хатынлы Расих һәм Анна Хисаметдиновлар да нотык тотты. ТНВшниклар Әхмәтовларның әниләре Фатыйма апа йортында да булды; полиция, МЧС пунктларын кадрга төшерде. Аннары бал кортлары, экзотик хайваннар һәм кош-кортлар асраучы Илнар Гобәйдуллинның гаҗәеп агротуризм комплексы белән таныштылар. Илнар әфәнденең янәшәсендә яшәүче тәрәзә йөзлекләре ясау остасы Хөсәен Галимуллин остаханәсенә кереп әңгәмә кордылар һәм останың эш вакытында төшереп алдылар. Кичке якта авылның күп функцияле үзәгенә (биредә китапханә, мәдәният йорты, җирле үзидарә урнашкан) кереп, мәктәп балаларыннан торган бию ансамбле репетициясенең шаһиты булдылар; Кадрия Сәлимованың Морт авылына кагылышлы тарихи экскурсиясен тыңладылар һәм кадрга алдылар. Үз авылының патриоты, аның өчен янып-көеп йөрүче җирле үзидарә рәисе Фаиз Фәйзрахман улы эш кабинетында, Мортка кагылышлы хәлләргә тукталып, тулырак мәгълүмат бирде. Казан кунаклары кич соң гына Алабугага юл алды. Биредә сталинградчы-фронтовик Мирзахмәт ага Муллахмәтовның фатирында булып, аның турында видеосюжет эшләде.

"Татарлар" редакциясенең икенче эш көне Алабугадан 50 чакрымдагы Дөм-Дөм авылына килү белән башланды. Алар 76 яшьлек Әнәс ага Әгъләметдинов белән очрашты. Гомере буе җәен болында көтү көткән, ә кышларын фермада эшләгән бу абзый кайбер гамәлләре белән башкалардан нык аерыла. Мәсәлән, ул ихатасында 3 бурсык баласы үстергән (соңрак алар аңа кая барса, шунда ияргәннәр), кыргый төлке һәм куян тоткан. Элеккерәк елларда дәү гәүдәле эт ярдәмендә йөкләр дә ташыган. Шушы яшенә кадәр чир-сырхауның ни икәнен белмәгән Әнәс агай бүген дә актив тормыш рәвеше алып бара: ике ат, берничә үгез, сарыклар асрый; балык тотарга ярата, күп итеп гөлҗимеш җыя; кыш көне чаңгыда йөрсә, җәйләрен велосипедта җилдерә; кичке озын кичләрдә бау ишәргә, телевизордан яңалыклар тыңларга ярата. Аның турында әзерләнгән видеосюжет телевизор караучылар өчен кызыклы булыр, мөгаен. Дөм-Дөмдә яшәүче Әнәс агайның кодасы Фоат хәзрәт һәм кияве Илшат (Фоат аганың улы) чыгышлары да мавыктыргыч булырга охшаган. Элеккерәк елларда "Яшь көч" агрофирмасында берара агроном булып эшләгән, аннары җир алып үз фермер хуҗалыгын оештырган Илшат Галиевның туганнан туганы атаклы хоккейчы Данис Зарипов төзеткән (Данисның бабасы чыгышы белән Дөм-Дөмнеке) корты янәшәсендә сөйләгәннәре һәм элекке мәктәп бинасындагы спорзал (кызганычка, ул хәзер күбесенчә буш тора) һәм хуҗалык бүлмәсендәге Дөм-Дөм хоккейчыларына тәгаенләнгән спортинвентарьне күрү дә кызык булыр тамашачыларга.

Иске Юраш авылында яшәүче чәк-чәк пешерү остасы Раушания Хафизованың яши торган өендә пешекчелек осталыгын манзаралау, аннары Илмәт авыл мәдәният йортында "Алтынай" фольклор ансамбле репетициясен видеокадрга алу (җөмләдән, милли киемнәргә киенгән ансамбль әгъзалары телевидение иҗат төркемен ишек төбеннән үк җыр-бию, чәй-коймак белән каршылады); тегү-чигү остасы Вәсимә Шакированың иҗат процессы белән танышу; моннан алдарак Илмәт җирле үзидарәсе рәисе Рәзимә Мингалиева белән әңгәмә кору һәм очрашу соңында мәдәният йортының икенче катындагы китапханә вә авыл музее белән танышу язучы, җәмәгать эшлеклесе Фирдәвес Хуҗинның "Татарлар" тапшыруы редакциясенә, аның хәбәрчесе Гөлия Садыйковага биргән интервьюсы белән тәмамланды. Казан кунаклары соңгы, өченче көннәрен 1000 еллык Алабуга буенча йөреп, тарихи урыннарны төшерүгә багышлады.

Фирдәвес ХУҖИН

Безнең районга багышланган сюжетларны ТНВның "Татарлар" тапшыруында карарга була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: