Алабуга нуры

Торак шартлары яхшырды

Алабуганың 23 Бөек Ватан сугышы ветераны торак шартларын яхшыртуга субсидия алды.

Яңа фатирларны алар шәһәрнең 4 нче мәхәлләсендә алачак. Йорт дәүләт торак фонды программасы кысаларында 4-5-16 адресы буенча төзелә.

Торак фондыннан хәбәр итүләренчә, торак сертификатын алу өчен ай саен 2-3 ветеран исәпкә куела. Сертификат суммасы якынча бер миллион сум тәшкил итә. Соңгы 3 елда шәһәр һәм районда 276 ветеран дәүләттән фатир алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: