Алабуга нуры

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты эшкә йомгак ясады

«Вятский берег» аучылык хуҗалыгында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты коллегиясе булды. 

Анда 2020 елгы эшкә йомгак ясадылар, кыргый хайваннар арасында авыруларны булдырмау һәм браконьерлар белән көрәш чаралары турында фикер алыштылар.

Бүгенге көндә республикада 97 хуҗалыкта 70 аучылык хуҗалыгы тотучы эшли.

— Аучылык ресурслары запасы буенча Татарстан бер мәйданга Идел буе федераль округы субъектлары арасында 3нче урында тора. Хайваннарның саны арту безгә үткәрү сәләте нормаларын да арттырырга мөмкинлек бирде. 2020 елда аучылык хуҗалыкларын үстерүгә 252 миллион сум инвестиция җәлеп ителде, бу 2019 елга караганда 80 процентка күбрәк, — диде Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков.

Коллегия барышында республиканың хайваннар дөньясын үстерүгә һәм саклауга керткән зур өлеше өчен Вадим Махеев билгеләп үтелде.

Аның сүзләренчә, узган елгы каршылыкларның берсе булып дуңгызларның Африка чумасы булган. Санны җайга салу кысаларында кабан дуңгызларының баш саны кинәт кими башлаган, чөнки узган елның декабреннән әлеге авыру республиканың 3 районында, шул исәптән Алабуга районында да ачыкланды.

— Алабуга районында, нигездә, кыйммәтле мехлы җәнлекләрне (төлке һәм куян), шулай ук киек кошларны аулыйлар. Ел саен бездә 150-200 кеше юллама ала, — дип сөйләде Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының Алабуга районындагы биоресурслар буенча районара бүлеге җитәкчесе Андрей Родионов.

Шулай ук браконьерларга каршы көрәшкә дә аерым игътибар бирелә. Әйтик, узган ел өч кабанны законсыз рәвештә тоткан өчен аучы бер ел ярымга 350 мең сумлык штраф белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән.

Коллегия «Вятский берег» аучылык хуҗалыгы базасында узганлыктан, аларның эшчәнлеген дә игътибарсыз калдырмадылар. Хуҗалыкның мәйданы 100 мең гектардан артык. Бу территориядә 5 ял базасы хезмәткәре, аучылык хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче 5 аучы, 5 ферма хезмәткәре эшли.

— Өч ел эчендә 1 мең 848 аучыга, шул исәптән 24 чит илнекенә хезмәт күрсәтелде. Соңгы елларда без кыр кәҗәләренең баш санын арттыру өчен зур тырышлык куйдык. Үткәрелгән биотехник чаралар нәтиҗәсендә аның саны якынча 150 башка кадәр артты. Шулай ук ел саен безнең хуҗалык территориясе киекләр белән тулыландырыла, һәм без биш йөз башка кадәр кыргый үрдәк чыгарабыз, — дип сөйләде «Вятский берег» аучылык хуҗалыгы генераль директоры Гөлнира Пестерникова.

«Вятский берег» үзләре өчен яңа юнәлеш ачкан — болан үрчетү. Әлеге матур һәм затлы хайваннар өчен ферма, шулай ук алар иркендә йөрсен өчен, махсус көтүлекләр һәм азык кырлары булдырылган.

Болан үрчетү бик күп финанс чыгымнар таләп иткән: койма һәм махсус инфраструктура төзү, көтүлекләр һәм азык кырлары булдыру, авыл хуҗалыгы техникасын һәм, ниһаять, терлекләр сатып алу. Башлангыч чыгымнар суммасы миллионлаган сумнарда исәпләнә, ә сизелерлек нәтиҗәләр берничә елдан соң гына булачак.

— Башта безнең өчен хайваннарның әлеге төренә аучылыкны үстерү кызык булды, ләкин бу кызыксыну безгә хуҗалыкта тормышка ашырырга теләгән мөмкинлекләрне гамәлгә ашырырга ярдәм итте. Соңгы елда без Россиядә боланнар үрчетү белән шөгыльләнүче уннан артык хуҗалыкта булдык. Үсешнең төрле вариантларын карап һәм бу тәҗрибәне исәпкә алып, Татарстан әлеге юнәлешне уңышлы үстерә алырдай төбәк булырга мөмкин, дип уйладык, — диде Гөлнирә Наил кызы һәм киләчәккә планнарының зурдан булуын әйтте. Әйтик, 2023 елга «Вятский берег» боланнар санын бер мең башка кадәр арттырырга җыена.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: