Алабуга нуры

ТР мәгариф министры Татарстан укытучыларын вакцинацияләү турында сөйләде

Педагогларга яңа короновирус инфекциясенә каршы прививка ясый башладылар.

Татарстанда укытучыларны коронавирустан прививка ясатуга мәҗбүриләү булмаячак. Бу хакта журналистларга мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. 

Министр сүзләренчә, педагогларны вакцинацияләү башланган һәм ул бары тик теләк буенча гына башкарыла. 

Һадиуллин әйтүенчә, бернинди мәҗбүриләү юк. Прививка алдыннан педагоглар бик күп анализ тапшыра. Медиклар рөхсәт иткән очракта, короновирус инфекциясенә каршы прививканы ясатырга була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: