Алабуга нуры

ТР Президенты Мәскәүдә Олимпия чемпионы белән очрашты

Бүген Рөстәм Миңнеханов Россия башкаласында Татарстан көннәрендә катнаша.

Бүген дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Алексей Немов һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кызыл мәйданда очрашты. 
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ул бик яхшы физик формада. Очрашу вакытында Алексей Немов һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуын билгеләп үтте. Элегрәк чемпион Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә мастер-класслар үткәргән иде. 
ТР Президенты Россия башкаласында Татарстан көннәрендә катнаша. Ул Билгесез Солдат каберенә чәчәкләр салды һәм Химки зиратында һәйкәл ачуда катнашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: