Алабуга нуры

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете намазында катнашты

Чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселманнарның төп бәйрәме — Ураза гаете намазында катнашты. 
Тантаналы бәйрәм вәгазе һәм намаз Казанның Галиев мәчетендә узды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды, ул үзенең вәгазе вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгатеннән өземтәләр укыды.
Моннан тыш, мөфти балаларга дөрес тәрбия бирүнең мөһимлеге, шулай ук Рамазан ае тәмамланганнан соң да изге гамәлләр кылу кирәклеге турында искә төшерде.
Намаз һәм вәгазь тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов реставрациядән соң «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасын карады.
Моңа кадәр без Рөстәм Миңнехановның татарстанлыларны Ураза бәйрәме белән котлавы турында язган идек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: