Алабуга нуры

ТР Президенты туры эфирда журналистлар сорауларына җавап бирәчәк 

Туры эфирны республика матбугат чаралары сайтларында һәм социаль челтәрләрдә карап булачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген зур матбугат конференциясе уздыра. Чара 11 сәгатьтә башлана. Аны беренче тапкыр онлайн карап булачак.

Республика һәм федераль матбугат чаралары вәкилләре белән очрашу ТР Милли китапханәсендә була. Биредә Президент узган елга йомгаклар ясый, киләсе елга планнар белән уртаклаша, узып баручы елдагы вакыйгаларга бәя бирә.

Матбугат чарасы трансляциясе республика матбугат чаралары сайтларында, шулай ук «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында була. Карау өчен сылтама Татарстанның социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәләрендә дә урнаштырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: