Алабуга нуры

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы «Россиянең ел агачы» конкурсында республика өчен тавыш бирергә чакыра

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстан халкын "Россия агачы — 2021"конкурсында республика өчен тавыш бирергә чакыра.

Татарстаннан Себер (Picea obovata Ledeb) региональ әһәмияттәге «Долгая Поляна дәүләти табигать тыюлыгы территориясендә үсә торган Себер чыршысы катнаша. Бу агач 2012 елда «Агач — тере табигать һәйкәле» Бөтенроссия дәрәҗәсенә ия булды. Чыршыга 134 яшь, биеклеге — 30 метрдан артык.

Конкурста 47 уникаль тарихи агач катнаша. Тавыш бирү 1 августка кадәр дәвам итәчәк. 
«Россиянең ел агачы» конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә торган «Европаның ел агачы» халыкара конкурсының илкүләм сайлап алу этабы булып тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: