Алабуга нуры

“ЦИФРЛЫ ТЕЛЕВИДЕНИЕ”

“Халык контроле” системасында “Цифрлы телевидение” төрен эшләтеп җибәрделәр, анда татарстанлыларның бу форматка күчү буенча мөрәҗәгатьләре кабул ителә.

Исегезгә төшерәбез, цифрлы тапшыруларга Татарстан 3 июньдә күчәчәк, хәзерге вакытта Сез шулай ук аналоглы кабул итү сыйфаты турында да гариза калдыра аласыз. Шунысын да әйтергә кирәк, Алабуганың 17 волонтеры цифрлы эфир телевидениесен кабул итү өчен, кулланучыларны тоташтыру буенча укулар узган. Волонтер ярдәме белән файдалану өчен “Барс” яшьләр үзәге белгече Миләүшә Наил кызы Гатинага 8 (85557) 3-22-44 телефоны буенча гариза калдырырга кирәк. Моны эш көннәрендә сәгать 8:00дән алып 17:00гә кадәр эшләргә була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: