Алабуга нуры

Тугры дуска өй кирәк

Рәсемдәге менә бу эт һәм аның балалары намуслы хуҗа һәм җылы йорт эзли.

Приют хуҗасы Анжелика Ивашечкина сүзләре буенча, овчарка - зур гәүдәле, көчле эт. Димәк, хуҗаларын да, аларның милкен дә ул намус белән саклаячак, дигән сүз. Тугры дус фатирда да, йортта да яши ала.

Этнең балалары да, аналары кебек үк, эре булачак, аларга инде барлык прививкалар ясалган.

Этне яки аның балаларын алырга яки приютка нинди дә булса ярдәм күрсәтергә теләүчеләр 8-987-220-90-52 телефоны буенча Анжеликаның үзенә шалтырата ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: