Алабуга нуры

Узган атнада Алабугада Роспотребнадзор тарафыннан 29 объект тикшерелгән

Тугыз азык-төлек сәүдә объекты буенча хокук бозулар ачыкланган, аларга дезинфекция үткәрү таләпләрен үтәмәү турында күрсәтмәләр бирелгән.

Узган атнада Алабугада Роспотребнадзор тарафыннан 29 объект тикшерелгән. Мондый мәгълүматны Алабуга районы башлыгының матбугат хезмәтендә бирделәр.
«Бу сәүдә нокталары, җәмәгать туклануы объектлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, чәчтарашханәләр һәм кунакханәләр. Тугыз азык-төлек сәүдә объекты буенча хокук бозулар ачыкланды, аларга дезинфекция үткәрү таләпләрен үтәмәү турында күрсәтмәләр бирелде».
Узган атнада чит илләрдән 14 кеше кайткан, аларның һәркайсы анализ тапшырган.

фото: pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: