Алабуга нуры

ВЕЛОСИПЕДЧЫГА ДА КАГЫЙДӘ БАР

Урау юлда “Тойота Королла”ның йөртүчесе 14 яшьлек велосипедчыны таптаткан.

Велосипедчының тиешсез урында юл аша чыгып баруы булган. Нәтиҗәдә, зыян күргән укучысы хастаханәгә китерелгән.

Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге велосипедлылар өчен юл кагыйдәләрен искәртә. Юлларда велосипедта хәрәкәт14 яшьтән рөхсәт ителгән. Велосипедчы уң якның иң кырыннан гына, бер рәт белән барырга тиешле. Җәяүлеләргә комачаулык тудырмаганда, юл читеннән барырга мөмкин. Хәрәкәтен үзгәрткәндә, аларның кагыйдә буенча сигнал бирүе мәҗбүри.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: