Алабуга нуры

Владимир Чагин фикеренчә, Конституциягә төзәтмәләр кертү эшче һөнәрләр рейтингын арттырачак

Россия Конституциясенә гражданнарның хезмәт хокукларын яклау буенча төзәтмәләр кертеләчәк.

Владимир Чагин фикеренчә, илнең Төп законына кертелә торган төзәтмәләр кешенең хезмәт хокукларын яклаячак һәм эшче һөнәрләр рейтингы артачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 
Ул бу төзәтмәләрне хуплавын хәбәр итте. Һөнәрләрнең ихтыяҗын арттыруга хезмәт хокукларын яклау һәм хөрмәт итү ярдәм итәчәк. Шуның аркасында лаеклы хезмәт шартлары булдырылачак. 
Владимир Чагин билгеләп үткәнчә, бу бигрәк тә үз-үзеңне изоляцияләү чорыннан соң актуаль булачак. Чөнки нәкъ менә хәзер икътисадны торгызырга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: