Алабуга нуры

“Яңа ел карнавалы”

Балалар иҗаты үзәгендә кышкы конкурска нәтиҗә ясалды.

Конкурста барлыгы 18 мәктәп һәм балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре катнашты. 7-18 яшьлек ике йөзгә якын бала конкурска үзләренең иҗади эшләрен: котлау открыткалары, панно, маска, чыршы уенчыклары, йомшак уенчыклар, сувенир курчаклар һәм башкаларны тәкъдим итте. Алар табигый материалдан, кәгазь, балчык, саламнан эшләнгән иде. Тантаналы чара мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре педагогларының мастер-класслары белән тәмамланды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: