Алабуга нуры

Яңа мәйданчыклар

Киләсе елда районда ике универсаль спорт мәйданчыгы булдырылачак.

Алар 8нче мәктәп территориясе һәм Костенеево авылында барлыкка килер дип көтелә. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Александр Крылов хәбәр итүенчә, республиканың Министрлар кабинетында тиешле карар кабул ителгән инде.
Универсаль спорт мәйданчыклары республикада 2013 елдан төзелә башлады. Беренче эксперименталь мәйданчык безнең шәһәрдә төзелде, ул мәйданда урнашкан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: