Алабуга нуры

Яңа уку елында Алабугада мәктәп укучылары ничек тукланачак

Быел сентябрь аеннан башлангыч классларда, ягъни 1-4нче сыйныфларда укучылар бушлай туклана башлады.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында 1нче сыйныфтан 4нче сыйныфка кадәр барлык укучыларны бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү бурычын куйды. Кайнар туклануны укучылар көненә кимендә бер тапкыр алырга тиеш. Бу максатларга федераль бюджеттан 2023 елга кадәр 108 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына бушлай туклану белән барлык регионнарның, шул исәптән Татарстанның мәктәп укучылары тәэмин ителәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Алабуга шәһәрендә педагогик хезмәткәрләрнең Август киңәшмәсендә хәбәр итте.
Безнең хәбәрчебез балаларга нинди ризыклар ашатачакларын ачыклады. Алабуга Мәгариф идарәсенең башлангыч белем бирү методисты Резеда Яруллина 1-4нче һәм 5-11нче сыйныф укучылары өчен ике атналык менюны күрсәтте. Ул мәктәп туклануын оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләр нигезендә төзелгән.
-1-4нче сыйныф укучылары өчен бер кайнар бушлай төшке аш бәясе көнгә 51 сум 85 тиен тәшкил итә. 5-11нче сыйныф укучылары көненә 43 сумга туклана. Шуларның 7 сум 70 тиене — дәүләттән дотация, калган сумманы әти-әниләр түли«, — ди Резедә Яруллина.
-Резедә Җәүдәтовна, башлангыч мәктәп һәм өлкән сыйныфлар менюсы аерыламы?
— Аермалыклар бар, ләкин алар җитди түгел. Әгәр, мәсәлән, бушлай менюда гарнир сыйфатында помидорлар булса, түләүле менюда алар консервланган борчак белән алмаштырыла. Яки түләүле менюда — кишер һәм кукуруз белән диңгез кәбестәсе салаты, ә бушлаенда — алма, мандарин яки әфлисун. Кайнар ризыклар шундый ук диярлек. Бу икмәк һәм эчемлекләргә дә кагыла.
— Еш кына әти-әниләрдән балалар мәктәпләрдә кәбестә һәм балык ризыкларын ашамый, дип ишетергә туры килә, әмма алар рационда бар. Андый продуктларны нәрсә белән дә булса алыштырырга мөмкинме?
— Башлангыч сыйныфлар менюсы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган һәм ТР Роспотребнадзоры белән килештерелгән. Республиканың барлык мәктәпләре өчен бердәм меню эшләнә. Өлкән сыйныфлар өчен менюга килгәндә, аның турында туклану операторы белән сөйләшергә була. Безнең районда туклануны оештыру белән «АБК-Пеймент» ҖЧҖ («Бәхетле» компаниясе партнерларының берсе) шөгыльләнә. Тик балык яки кәбестә кебек продуктларның рационнан алынуы икеле, чөнки алар үсеп килүче организм өчен бик кирәк. Балыкны бөтенләй ашамаучылар бик сирәк дип әйтер идем.
— Укучылар һәм педагогларның менюлары бертөрлеме?
— Юк. Ул аерыла. Балалар өчен меню ризыкта кирәкле матдәләр — майлар, аксымнар, углеводлар булырга тиешлеген исәпкә алып төзелә. Педагоглар өчен ул башка — беренче һәм икенче ашлар гына. Һәр мәктәптәнең үз менюсы бар.
— Менюда нәрсәләр бар?
Һәр көнне 8 сәгать 30 минутта 10нчы мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары сафка тезелеп ашханәгә бара. Әмма барысы да бергә түгел, ә төрле керү юлларыннан. Мәктәп директоры Роза Салихова аңлатуынча, 
моны коронавирус инфекциясе таралуга бәйле саклык чаралары таләп итә.
— Бу системаны җайга салу бик кыен булды, чөнки мәктәп зур, балалар күп. Әмма без проблеманы хәл иттек. 1-4нче сыйныфлар — беренче, калганнары икенче, өченче һәм башка дәресләрдән соң туклана. Башлангыч классларда дәресләр 35 минут дәвам итә. Һәр көнне тукланачак балаларның төгәл санын белү өчен, туклануга гаризаларны иртәдән үк бирәбез. Хәзер бу электрон рәвештә эшләнә, — ди Роза Салихова.
Директор белән әңгәмә вакытында яныбызга мәктәпнең шеф-пешекчесе Наилә Зиннәтова килде. Бүген балаларны нәрсә белән сыйлыйсыз, дип сорыйм. (Сөйләшү чәршәмбе, 16 сентябрьдә булды. —Автор иск.).
— Бүген менюда гуляш белән макарон, күрәгәле чәй, кыяр, алма, ипи — бу бушлай тукланучы балаларда. Өлкән сыйныфларда да шул ук диярлек, тик кыяр урынына чөгендер һәм алмадан салат. Гомумән, атна дәвамында балаларга ит (сыер ите һәм тавык), җиләк-җимеш, яшелчә, ботка, сосискалар бирелә.
— Балалар барысын да ашыймы?
— Төрлечә була. Макароннар һәм бәрәңге боламыгын, кагыйдә буларак, ашыйлар. Ә менә балык кәтлитләрен яратып бетермиләр, — ди пешекче. — Һәр атна саен бер көн бездә балык көне.
— Беренче сыйныф укучыларының кайберләре алма ашамый, — ди Роза Салихова. — Бәлки, өйләрендә дә күптер, быел уңыш мул булды бит, дип уйлаган идек. Баксаң, сер башкада икән. Кемдер, алма ашасаң, тешләрең коела дип әйткән. Ә беренче класс балаларының тешләре болай да менә-менә төшәм дип кенә тора (көлә). Күпләр ботка ашарга өйрәнмәгән. Ә менә икмәкне бик яраталар — аш бүлмәсеннән чыкканда хәтта кесәләренә дә тутыралар.
— Кайбер әти-әниләрнең салкын ризыкка зарлануларын да ишетергә туры килде...
— Андый имеш-мимешләр булды, әмма без балалардан барысын да сораштырдык, алар киресенчә, ризыкның әле кайнар килеш бирелүен әйтте. Үзегез карагыз, тәлинкәләрдән хәтта пар чыгып тора.

«Макарон яратабыз»
Төшке аш ахырына якынлаша (тәнәфес нибары 10 минут). 4 «Б» сыйныфы туклана торган өстәл янында басып торам. Миңа берничә пар кызыксынучан күз карый: фотога төшергәнне күрәләр, һәм инде дәрестәге кебек куллар күтәрелә, янәсе, минем әйтер сүзем бар. Укучылардан ниләр ошавы-ошамавы турында үз фикерләре белән уртаклашуларын сорыйм. Балалар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйли башлады. Шуны әйтергә кирәк, балалар ялганлый белми, тәмле булмаган ризыкны беркайчан да мактамаслар. «Бәрәңге боламыгы һәм макарон яратабыз, алмалар бик тәмле», — диләр Ясминә Корбаналиева һәм Лилиана Хөснуллина. Лилиана Чувашова шул ук макарон, бәрәңге боламыгы һәм кишер салатына өстенлек бирде. София Канкасовага карабодай боткасы һәм какао ошый. Әлбәттә, балык кәтлитләрен һәм кәбестәне яратмаучылар да табылды. Ә менә Карина Таҗиева, киресенчә, балык кәтлитләрен бик ярата. «Миңа барысы да ошый, чөнки пешекчеләребез бик тәмле пешерә. Ә кайвакыт хәтта өстәмә порция дә бирәләр», — диде Матвей Жилин.

Ашханә — эчтән караш
Мәктәп ашханәсендәге мохит миңа үзем мәктәптә укыган вакытны хәтерләтте. Шундый ук өстәлләр, савыт-саба, кизү торучылар (кагыйдә буларак, өлкән сыйныф укучылары), алар балалар алып килгән буш тәлинкәләрне җыеп, юарга илтеп куя.
«Булды, тәлинкәләрен тапшырырга киттеләр. Бу иң катлаулы процесс, дип шәрехли Роза Салихова. — Монда иң мөһиме — савыт-сабаны тиз арада җыеп алу. Сабыйлар тәлинкәләрне өстәлнең кырыена ук, яки пирамида итеп өеп куярга мөмкин. Карап кына тормасаң, идәнгә төшеп ватыласын көт тә тор. Кызлар, малайлардан аермалы буларак, пөхтә эшли (көлә). Шулай ук төрле сыйныф укучыларының үзара кисешмәвен контрольдә тотарга кирәк, алар тәлинкәләрен биреп шунда ук ашханәдән чыгып китәргә тиеш. Бу механизм бездә җайга салынган инде».
Кече звеноның төшке ашы тәмамланды. Алда — 40 минут дәрес. Бу вакыт эчендә кизү торучылар өстәлдән җыештырырга, савыт-саба юылырга һәм пар белән эшкәртелергә (узган ел мәктәп яңа савыт-саба юу машинасы сатып алган), аннары янә табын әзерләргә тиеш. Бу юлы инде 5-11нче сыйныф укучылары өчен. Һәр параллельдә 200-220 кеше исәпләнә.
Аларның менюсы бераз башкачарак, ләкин шундый ук тәмле. Алтынчы сыйныф укучысы Ульяна Филиппова әйтүенчә, мәктәптә төрле ризыклар тәкъдим ителә, әмма барыннан да бигрәк ул ит белән карабодай боткасын ярата икән.

Үз өстебездә сыналган
Ни дисәң дә, ишетеп белүгә караганда бер тапкыр үзең татып карау яхшырак. Гуляш белән макарон, кыяр, күрәгәле чәй һәм икмәктән бу көнне мин дә авыз иттем. Әлбәттә, бу балалар күнеккән йорт ризыгы түгел, әмма һәркемнең үз фикере бар. Ә мәктәптә ризык файдалы, ди пешекчеләр. Әйе, дөресен генә әйткәндә, мин дә балык кәтлитләрен, чөгендер һәм диңгез кәбестәсен яратып бетермим, әмма мәктәптә ризыклар төрле, берничек тә ач калмассың. Мин хәтта үз порциямне ашап бетерә алмадым, чөнки ул шактый зур.

Бу мөһим!
Әгәр сез ризыкның сыйфатсыз булуына шикләнсәгез, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга районындагы территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шул максат белән мәктәпләрдә туклану мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылды. Сорауларыгызны 14 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр бирергә була. 
Территориаль бүлек белгечләреннән консультацияләрне 7-53-33 телефоны буенча һәр көнне сәгать 8.00дән сәгать 17.00гә кадәр алырга мөмкин, сәгать 12.00дән 12 сәгать 45 минутка кадәр — тәнәфес.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: