Алабуга нуры

Ял итәбез

Татарстан халкы 4 һәм 6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк.

4 ноябрьдә, Россия Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ә 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе Көне.

Әлеге көннәр бәйрәм һәм ял көннәре булып тора, дип хәбәр итә Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: