Ялган аракы арзан булса да, штрафы кесәгә суга

Республика судлары үз продукциясен "Татспиртпром" акционерлык җәмгыяте маркасы астында сата торган ялган аракы җитештерүчеләрдән миллионнарча сум акча түләттерә.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республикада суррогат алкоголь белән агуланучылар саны кимүдә тотрыклы тенденция күзәтелүен билгеләп үтә. Моңа нигездә исерткеч эчемлекләр белән сәүдә итүдә ЕГАИС - бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасын гамәлгә кертү ярдәмендә ирешелде. Әлеге система ялган аракыны легаль сәүдә нокталары аша сату мөмкинлеген тулысынча диярлек юкка чыгарды. Хәзер махсус җиһаз ярдәмендә исерткеч эчемлек, шулай ук аның кайда җитештерелүе турындагы бөтен мәгълүмат турыдан-туры алкоголь базарын җайга салу буенча Федераль хезмәткә җибәрелә һәм ялган продукция ачыкланган очракта, сатучыларны зур күләмдә штрафлар көтә. ЕГАИС гамәлгә кертелгәннән бирле Татарстанда бер генә мондый очрак та ачыкланмаган.
Шуңа да карамастан, быелның 6 аенда республикада 593 кеше сыйфатсыз алкоголь белән агуланган, шуларның 172се якты дөнья белән хушлашкан. Бу - узган елга караганда ике тапкырга диярлек кимрәк.
ЕГАИСтан тыш, сыйфатсыз аракыдан агулану очракларының кимүендә Татарстанда эшләнгән котрафакт алкогольгә каршы көрәш буенча нәтиҗәле методика зур роль уйный, ул җиңел генә килгән акчага һәм аз күләмдәге штрафларга күнеккән бутлегерларның кесәсенә суга. Хәзер ялган аракы җитештерү һәм сатуда тотылган бутлегерларның продукциясен конфискацияләү белән бергә, аларга карата җинаять эше дә кузгатылачак. Ә хөкем карарыннан соң товар билгесе хуҗасы алардан үз брендын законсыз төстә кулланган өчен зур күләмдә акча түләттерә. Котрафакт алкоголь сату һәм җитештерү очракларына чик кую буенча үткәрелгән чараларның күпчелегендә "Татспиртпром"АҖнең Куркынычсызлык идарәсе белгечләре дә катнашты, аларның күбесенә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнары Мактау грамоталары тапшырылды.
Узган елның ноябрендә ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе оперативниклары Лаеш районының Комлы Кавал бистәсендә яшәүче Сергей Даниловтан «Граф Ледофф», «Русская Валюта» һәм «Голубое озеро» маркасы астында җитештерелгән зур күләмдә аракы партиясен ала. Экспертиза продукциянең ялган гына түгел, сәламәтлек өчен куркыныч булуын да ачыклый. Ир-атка карата җинаять эше кузгатыла. Быелның 4 июлендә Лаеш район суды аннан дәүләт файдасына 71 мең сум штраф түләттерү турында хөкем карары чыгара. Хөкем карарын җиренә җиткерү өчен суд бутлегерның ВАЗ һәм Nissan автомобильләренә арест сала. Тик эш моның белән генә төгәлләнми әле. Хәзерге вакытта Лаеш районы суды "Татспиртпром"ның Сергей Даниловтан компаниянең товар билгеләрен законсыз төстә файдаланган өчен 3 миллион сум күләмендә компенсация түләттерү турындагы дәгъвасын карый.
Сентябрь аенда Спас районы суды Денис Дмитриев, Михаил Гриненко, Ирина Подгорнова, Сергей Кузовкин һәм Суссан Арутюнянга карата хөкем карары чыгара. Алар узган елның маеннан октябрь аена кадәр Болгарда - «Лотос», «Корзинка», «Сова» һәм «NUR»* кибетләр челтәре аша сәламәтлек өчен кукыныч тудырган ялган алкоголь продукциясе сату белән шөгыльләнгән. Тентегән вакытта алардан "Татспиртпром" АҖ бренды астында җитештерелгән зур күләмдә контрафакт хәмер, шул исәптән 113 шешә - «Граф Ледофф», 79 шешә - «Усадская хлебная», 30 шешә - «Казанская престижная», 8 шешә - «Старая Казань» һәм 10 шешә «Вайс» аракысы, барлыгы 1607,75 литр суррогат алынган.
Суд бутлегерларга карата 4 елдан 8 елга кадәр шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү һәм 400 меңнән 800 мең сумга кадәр штрафка тарту турында хөкем карары чыгарган. Моннан тыш, "Татспиртпром" АҖ хөкем ителүчеләрдән брендны законсыз төстә файдаланган өчен 2 миллион 680 мең сум күләмендә акча түләттерергә ниятли.
Казанның Идел буе районы судында исә хәтта Россия күләмендә дә моңарчы күрелмәгән эш (суррогат алкоголь сатучылар җинаятьчел төркеме оештыру турында) карала. Суд каршына 21 яшьтән 48 яшькә кадәрге 11 кеше басты. 10 фигурант - сак астына алынган, шул исәптән берсе - өй сагында. Тагын берсенә беркая да китмәү турында подписка бирелгән. Әлеге төркемдәге ике кеше - федераль эзләүдә, ә төп гаепләнүче, 42 яшьлек Станислав Федоров халыкара эзләүгә бирелгән. Тикшерү мәгълүматлары буенча, ул Израильдә качып ята һәм хәзерге вакытта РФ Генераль прокуратурасы аны органнарга тапшыру процедурасын алып бара. Аларның барысына да берничә маддә буенча гаепләү белдерелә: "җинаятьчел төркем оештыру", "товар билгесен законсыз төстә файдалану", "куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган эшләр башкару яисә хезмәт күрсәтү, товар яки продукция җитештерү, саклау, ташу яки сату".
Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2012-2015 елларда төркем әгъзалары Татарстанга Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән спирт алып кайтып, Казанның Авиатөзелеш һәм Идел буе районнарында алардан ялган аракы ясаган. Араларында "Татспиртпром"ның танылган брендлары: «Граф Ледофф», «Усадская хлебная», «Казанская престижная», «Старая Казань», шулай ук чит ил маркалары: «Hennessy XO» коньягы, «Johnnie Walker Red Label» маркалы виски, «Jack Daniels», «OLMECA» текиласы һ.б. бар. Фирма этикеткалары ябыштырылган шешәләр һәм акциз маркаларын кунакханә барлары һәм рестораннарында сатып алганнар. Әзер продукцияне шунда ук, күбесенчә күңел ачу биналарында, шулай ук ваклап сәүдә итү нокталарында сатканнар.
Узган елның июлендә яшерен цехларда тентү үткәргән вакытта оперативниклар 63 меңнән артык шешә, 26 тонна спирт, 23 тонна составында спирт булган продукцияне конфискацияләгән. Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, оригиналь шешәләр запасын булдыру өчен, гаепләнүчеләр пыяла савыт кабул итү пунктларында һәм чәркәханәләрдә файдаланылган савыт-саба җыюны оештырган.
Экспертиза күрсәткәнчә, әйләнештән алынган контрафакт алкоголь тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч. Оешкан җинаятьчел төркемгә карата штрафларның гомуми күләме 15 миллион сумнан да артып китәргә мөмкин. Моннан тыш, җинаять эше кысаларында, «Татспиртпром» товар билгесеннән законсыз төстә файдаланган өчен компаниягә килгән 6 миллион сумлык икътисади зыянны түләттерү турында судка дәгъва бирде.
Ялган аракы сату нокталарын ачыклауда халык та ярдәмгә килә. Татарстанда Дәүләт алкоголь инспекциясенең «кайнар линия» телефоны эшли: 8 (843) 278-92-79. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре сайтының «Халык контроле» бүлегендә дә мәгълүмат калдырырга мөмкин. Узган ел Татарстанда ялган спирт җитештерү һәм сату фактлары турында хәбәр итүчеләрне бүләкләү системасы эшли башлады. Мәгълүмат расланса, 100 һәм аннан күбрәк литр фальсификат әйләнештән алынса яки җинаять эше кузгатылса, хәбәр бирүчегә - 3 мең, 10нан 100 литрга кадәр суррогат конфискацияләнгән очракта - 2 мең, әгәр әйләнештән алынган ялган аракының күләме 10 литр яки аннан азрак булса яисә ул конфискацияләнмәсә, әмма закон бозу очрагы расланса (мисал өчен, исерткеч эчемлекләрне төнлә сату) 1 мең сум акча тапшырылачак.
*НУР
Елена МЕЛЬНИК
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 15:50Алабугада ел башыннан 17 исерек машина йөртүче кулга алынган Шуларның икесе руль артына исерек килеш утыруда икенче тапкыр тотылган.3900
-
21 гыйнвар 2021 - 15:27Казанда 86 яшьлек ир хатынына пычак белән кадаган Шуннан соң ир-ат үз-үзенә кул салмакчы булган.2600
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11100
-
21 гыйнвар 2021 - 14:32Алабугалы мошенникларның күрсәтмәләрен үтәп, акчасыннан колак каккан Алдакчыларның корбаны булуын аңлап, алабугалы полициягә хәбәр итә.2400
-
21 гыйнвар 2021 - 14:23Татарстан Идел буе федераль округында туучылар саны буенча лидер булып тора Республикада мең кешегә исәпләгәндә үлемнәрне теркәү саны иң азы.2300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:00Гүзәл Уразова дүртенче бәбиен кайчан таба? Бала тапканда Илдар янында булачакмы? Барыбызга да мәгълүм, Гүзәл Уразова тиздән дүртенчегә әни булачак. Якыннары әйтүенчә, бала табу срогын табиблар 15нче февральгә куйганнар.2700
-
21 гыйнвар 2021 - 13:25Алабуганың балалар китапханәсендә китап күргәзмәсенә күзәтү узды Күптән түгел балалар китапханәсе — 3нче филиалда татар әдәбияты классигы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулу уңаеннан эшләнгән «Туган як җырчысы» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү узды.3000
-
21 гыйнвар 2021 - 13:05Алабуга районы авылларында отчет сессияләре башланды Беренче исәп-хисап утырышы Олы Елово авылында үтте.3400
-
3 декабрь 2020 - 10:57«Татмедиа» газета-журналларына ташлама белән язылырга җитешегез
-
9 ноябрь 2020 - 19:41Сездә салкын тию, ОРВИ яки COVID-19 симптомнары бармы? Аларны бер-берсеннән ничек аерырга?
-
21 гыйнвар 2021 - 09:42Ел башыннан битлек режимын бозган өчен 300 алабугалыга беркетмә төзелгәнАлабуганың җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлек режимын саклауны тикшерәләр.7800
-
18 гыйнвар 2021 - 11:09Татарстанда короновирус йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган Алабугада 1 кеше COVID-19 йоктырган.18000
-
18 гыйнвар 2021 - 16:30Банан һәм дарчин тыныч йокларга булыша Авыр эш көненнән соң еш кына йоклап китеп булмый. Башта мең төрле уй, борчу... Иренмичә шушы чәйне ясап эчсәгез, төне буе уянмыйча тыныч йокларсыз.17000
-
19 гыйнвар 2021 - 11:58Алабуга районының авыл җирлекләре акчалата бүләк алды Алабугада авыл җирлекләре арасында үткән «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» бәйгесенә йомгак ясалды.15000
-
18 гыйнвар 2021 - 06:30Павлова: Махсус Олимпиаданы Казанда үткәрү республиканың инклюзив спортка керткән өлешен күрсәтә 2021 елгы Гайдар форумы дискуссияләре мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Бөтендөнья кышкы уеннар темасына багышланды.13800
-
18 гыйнвар 2021 - 09:46Инфекционист бәкегә чуму вакытында короновирус йоктыру куркынычы турында сөйләде Салкын суга чумган вакытта барлыкка килгән адреналин иммунитетны көчәйтә.13500
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Бүген Татарстанда короновирустан массакүләм вакцинация башланды Прививка ясатуга республикада яшәүче һәркем языла ала.13300
-
18 гыйнвар 2021 - 14:15Алабугалыларны короновирустан прививка ясатырга чакыралар COVID-19га каршы вакцинаны ясату өчен поликлиниканың прививкалар кабинетына 4-41-28 телефоны буенча шалтыратып язылырга була.13300
-
18 гыйнвар 2021 - 13:402020 елда Казанда короновирус аркасында аерылышулар саны кимегән 2020 елда аерылышу турында 4 мең акт төзелгән, бу — 2019 ел белән чагыштырганда 18 процентка азрак.12700
-
18 гыйнвар 2021 - 11:48Әлмәттә пычрак кар өеменә анализ ясалачак Пычратучы матдәләр ачыкланган очракта, гаепле кеше 300 мең сумга кадәр штраф түләячәк.12500
-
18 гыйнвар 2021 - 14:25Короновируска антитәнчекләр бары тик икенче «Спутник V» прививкасыннан соң гына барлыкка килә Беренче инъекциядән соң короновируска каршы иммунитет җитәрлек дәрәҗәдә барлыкка килми.11800
-
18 гыйнвар 2021 - 14:48Татарстанда короновируска каршы прививка ясатканнар өчен паспорт кертергә җыенмыйлар Прививка инфекция йоктырудан сакламый, бары тик Covid-19ның җиңел барышын гына гарантияли.11600
-
19 гыйнвар 2021 - 18:35Татарстанда узган тәүлектә короновирустан дүрт үлем очрагы теркәлгән Пандемия башланганнан бирле 19 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 229 кешегә җиткән.11500
-
20 гыйнвар 2021 - 10:41105 алабугалы короновируска каршы прививка ясаткан Тагын 200 кеше вакцина кайтуын көтә.11400
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11100
-
19 гыйнвар 2021 - 11:55Татарстанда 90 кеше соңгы тәүлектә короновирус йоктырган Алабугада кичә COVID-белән яңа авыручылар теркәлмәгән.10900
-
19 гыйнвар 2021 - 13:51Татарстанның Дәүләт торак фонды соципотекадагы яңалыклар турында сөйләде Үзгәрешләр социаль ипотека программасында катнашучыларга зур мөмкинлекләр тәкъдим итә.10200
-
19 гыйнвар 2021 - 08:20Татарстанда 2,5 мең социаль әһәмияткә ия объектны югары тизлекле интернетка тоташтырачаклар Учреждениеләрне интернетка тоташтыру «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Мәгълүмати инфраструктура» төбәк программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.10000
-
19 гыйнвар 2021 - 08:59Груничев транспортта йөрү өчен түләүне кисәк арттырмау юлларын тәкъдим итте ТР тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Казан перевозчиклары үтенече буенча аңлатма бирде.9800
-
19 гыйнвар 2021 - 18:00Татарстанлылар ана капиталын авыл ипотекасын түләү өчен куллана ала Авыл ипотекасы буенча кредитның максималь суммасы 3 миллион сум тәшкил итә.9600
-
19 гыйнвар 2021 - 11:28Борис Менделевич короновируска каршы прививка ясату тәҗрибәсе белән уртаклашты Танылган сәясәтче, медицина фәннәре докторы, врач-психиатр Борис Менделевич короновируска каршы прививка ясаткан.9400
-
19 гыйнвар 2021 - 09:48Татарстанда Минтимер Шәймиевкә багышланган күргәзмә ачылачак Күргәзмәне ТР Президенты Аппараты һәм «Яңарыш» Республика Фонды оештыра.9100
-
19 гыйнвар 2021 - 13:15Социаль челтәрләрдә Татарстанда яңа телеканал ачылу турында хәбәр таралды Татарстанлылар бу яңалыкны күп санлы комментарийлар һәм лайклар куеп каршы алды.9000
-
19 гыйнвар 2021 - 14:58Татарстан Президенты «Китап» радиосы эшли башлавы турында сөйләде Радиостанция 98,6 FM дулкынында эшли.9000
-
19 гыйнвар 2021 - 13:18Капремонт, ФАПлар һәм юллар: Татарстанда 2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясадылар Барлык чараларны гамәлгә ашыру өчен 30,7 млрд сум акча тотылган.8900
-
19 гыйнвар 2021 - 15:332020 елда Татарстан алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча лидерлар исәбенә керде Узган елда 400гә якын өлешченең хокукы торгызылган.8900
-
20 гыйнвар 2021 - 18:07Татарстанда короновирустан тагын 4 кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 20 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 233 кешегә җиткән.8300
-
21 гыйнвар 2021 - 09:42Ел башыннан битлек режимын бозган өчен 300 алабугалыга беркетмә төзелгән Алабуганың җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлек режимын саклауны тикшерәләр.7800
-
20 гыйнвар 2021 - 06:10Татарстанда бер көн эчендә меңгә якын кешегә короновирустан прививка ясалган Вакцина ясаткан татарстанлыларның күпчелеге препаратның беренче дозасын алган.7500
-
20 гыйнвар 2021 - 10:54Татарстанның көньяк-көнчыгышында яңа телеканал эшли башлады Яңа телеканалның исеме һәм логотибын республика халкы уйлап чыгарачак.6900
-
20 гыйнвар 2021 - 12:43Алабугада кар чистарту техникасы өчен бокслар төзеләчәк Район башлыгы Рөстәм Нуриев шундый йөкләмә бирде.6500
-
20 гыйнвар 2021 - 14:46Татарстанның һәр бишенче җир асты су чыганагы санитар нормаларга туры килми Узган ел Тукай, Мөслим һәм Минзәлә районнарында хәлләр начарланды.6500
-
20 гыйнвар 2021 - 08:19«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүгә бер миллион язылучысы булган блогер килде Татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.6400
-
20 гыйнвар 2021 - 10:29Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү өчен планшетлар алды Сан алучыларның брендлы киемнәре, паспорт һәм таныклыгы булачак.6300
-
20 гыйнвар 2021 - 11:17ЮВТ-24 — Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр яңа телеканалга исем сайлады Телеканал республиканың нефть төбәкләре өчен эшли.6200
-
20 гыйнвар 2021 - 12:58Татарстанда пандемия вакытында башка инфекцияләр белән өч тапкыр азрак авырганнар 2020 елда эчәк авыруларын төркем белән йоктыру очраклары бөтенләй булмаган.6000
-
20 гыйнвар 2021 - 13:44Тагын бер кечкенә алабугалының хыялы чынга ашты Эльдар Абдуллаевның хыялы «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе ярдәмендә тормышка ашты.5900
-
20 гыйнвар 2021 - 11:49Татарстанда кичә 87 кеше COVID-19 йоктырган Алабугада кичә яңа авыручылар теркәлмәгән.5600
-
20 гыйнвар 2021 - 18:01Әлмәтнең яңа «ЮВТ-24» телеканалы өчен алып баручыларга кастинг игълан ителде Кастингта җиңүчеләрне Инстаграмда лайк һәм комментрийлар буенча сайлыйлар.5300
-
20 гыйнвар 2021 - 13:20Анна Попова Татарстанда короновируска каршы көрәш нәтиҗәләрен югары бәяләде Россия Роспотребнадзор башлыгы Татарстанда Covid-19 аркасында паника барлыкка килмәвен билгеләп үтте.5200
-
21 гыйнвар 2021 - 09:03Алабуга районында мәгариф һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләре вакцинация уза 19 гыйнварга барлыгы 105 кеше прививка ясаткан.4200
-
21 гыйнвар 2021 - 06:13Татарстан предприятиеләрендә короновируска каршы вакцинация башланды Гыйнвар аенда республика тагын 190 мең доза «Спутник V» алачак.4100
-
21 гыйнвар 2021 - 15:50Алабугада ел башыннан 17 исерек машина йөртүче кулга алынган Шуларның икесе руль артына исерек килеш утыруда икенче тапкыр тотылган.3900
-
21 гыйнвар 2021 - 10:20Рөстәм Нуриев алабугалыларны кабул итте Сорауларның берсе Алабуганың Меңьеллык урамында урнашкан йортның төзелеше тәмамлануга кагылышлы иде.3800
-
21 гыйнвар 2021 - 10:07КФУның Алабуга институтында академик Камил Вәлиев истәлегенә Бөтенроссия конференциясе узды Анда 60тан артык уку йорты, шул исәптән Фәнни коллаборация йорты һәм РСК үзәкләре катнашты.3600
-
21 гыйнвар 2021 - 08:30Татарстанлылар автомәктәпләрдәге кагыйдә бозулар турында кайнар линиягә хәбәр итә ала Хәбәрләрне мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаментының социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәренә җибәрергә була.3500
-
21 гыйнвар 2021 - 13:05Алабуга районы авылларында отчет сессияләре башланды Беренче исәп-хисап утырышы Олы Елово авылында үтте.3400
-
20 гыйнвар 2021 - 13:00Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәрнең тарихи өлеше объектларын тикшерде Тикшерү барышында Университет мәктәбе янындагы парк, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп, ремонтка мохтаҗ булган торак корпус, шулай ук төзекләндерергә кирәк булган кайбер йортлар каралды.3300
-
21 гыйнвар 2021 - 10:19Алабуга полиция хезмәткәрләре «Студентлар десанты» акциясендә катнашты Алабуга политехника колледжы һәм Алабуга медицина училищесы студентлары полиция бүлегендә булды.3200
-
21 гыйнвар 2021 - 13:25Алабуганың балалар китапханәсендә китап күргәзмәсенә күзәтү узды Күптән түгел балалар китапханәсе — 3нче филиалда татар әдәбияты классигы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулу уңаеннан эшләнгән «Туган як җырчысы» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү узды.3000
-
21 гыйнвар 2021 - 10:52Татарстанда ике айда COVID-19 мәсьәләләре буенча кайнар линиягә 60 мең шалтырату килгән Көн саен 122 бердәм номерына яңа коронавирус инфекциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча 2 меңгә якын шалтырату килә.2700
-
21 гыйнвар 2021 - 11:01Татарстанлылар короновируска каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша языла ала Вакцинация өчен онлайн рәвештә бары тик тору урынына караган медицина учреждениеләренә генә язылырга була.2700
-
21 гыйнвар 2021 - 14:00Гүзәл Уразова дүртенче бәбиен кайчан таба? Бала тапканда Илдар янында булачакмы? Барыбызга да мәгълүм, Гүзәл Уразова тиздән дүртенчегә әни булачак. Якыннары әйтүенчә, бала табу срогын табиблар 15нче февральгә куйганнар.2700
-
21 гыйнвар 2021 - 13:01Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус белән авыруның 85 очрагы теркәлгән Алабугада 2 кеше COVID-19 йоктырган.2600
-
21 гыйнвар 2021 - 15:27Казанда 86 яшьлек ир хатынына пычак белән кадаган Шуннан соң ир-ат үз-үзенә кул салмакчы булган.2600
-
21 гыйнвар 2021 - 14:32Алабугалы мошенникларның күрсәтмәләрен үтәп, акчасыннан колак каккан Алдакчыларның корбаны булуын аңлап, алабугалы полициягә хәбәр итә.2400
-
21 гыйнвар 2021 - 14:23Татарстан Идел буе федераль округында туучылар саны буенча лидер булып тора Республикада мең кешегә исәпләгәндә үлемнәрне теркәү саны иң азы.2300
-
20 гыйнвар 2021 - 12:43Алабугада кар чистарту техникасы өчен бокслар төзеләчәк Район башлыгы Рөстәм Нуриев шундый йөкләмә бирде.6500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Окружное шоссе, д. 15
Телефон редакции: (85557) 3-81-11, 3-25-45
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика