Алабуга нуры

ЯЛГЫЗЛАРНЫ КАЙГЫРТАЛАР

Бу атнада социаль хезмәткәрләр ялгыз яшәүче гражданнарны тикшерә башлый.

Әлеге эшнең төп максаты – 70 яшьтән өлкәнрәк алабугалыларның тормыш шартларын өйрәнү, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗларны ачыклау. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый карап йөрүләр безнең районда инде өченче ел үткәрелә. “2018 елда ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның фатирларын йөреп чыгу үткәрелде. Социаль хезмәткәрләр 863 кешене, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән – 205, газ хезмәтләре белән 52 кешене йөреп чыккан. Социаль хезмәткәрләр 71 кешене карый, 182 өлкән яшьтәгеләрне – туганнары яки башка затлар карап тора, 7 өлкән яшьтәге гражданга социаль хезмәт өйләрендә күрсәтелә. Калган гражданнар (593 кеше) социаль хезмәтләр күрсәтүдән баш тартты, чөнки  хуҗалыкларын үзләре алып бара һәм төп тормыш ихтыяҗларын тәэмин итә”, – диде социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Прохорова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: