Ярминкәдә бер миллион сумнан артык яшелчә сатылды
Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм алыпсатарлар үз тауарларын чыгарды, сатып алучылар исә капчыкларын әзерләп куйды. Быелгы ярминкә дә сюрпризларсыз үтмәде.
Моңа кадәр авыл ярминкәсе 1 нче мәктәптән ерак түгел мәйданда үткәрелә торган иде. Быел исә кишер, бәрәңге, суган һәм башка авыл хуҗалыгы продуктларын берьюлы өч мәйданчыкта саттылар. Ярминкәнең сәүдә рәтләре 6 нчы һәм 12 нче микрорайон базарларында һәм 4 нче микрорайонның "Мираж" сәүдә үзәге янында урнашты. Тик ярминкәгә килүченең һәммәсенә дә әлеге яңалык ошап бетмәде. Мәсәлән, эшмәкәр Бурсал Рызаев безнең хәбәрчегә болай дип сөйләде:
- Халык элеккеге урынга ияләнеп беткән иде инде, анда әйбәтрәк дип зарланалар. Сатып алучылар да аз. Шәһәр читендәге 6 нчы һәм 4 нче микрорайоннардагы базарларда хәл тагын да начар, халык әз, сатып алмыйлар. Ә беренче мәктәп янындагы мәйдан - шәһәр уртасы. Шәһәрнең аскы өлешендә дә начар диләр, анда шәхси йортлар белән яшиләр, бакчасы-ние бар, күбесе өлкән яшьтәгеләр.
Ярминкәдә җирле һәм күрше республика җитештерүчеләре продукциясе тәкъдим ителде. Мәсәлән, сатып алучылар арасында Удмуртия бәрәңгесе аеруча популяр булды.
Сатучылар бәрәңге, кәбестә, болгар борычы һәм башкаларны көзге ярминкәгә капчыклап китерә тора. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә бит шәһәр халкына үтемле бәядән кышка җитәрлек яшелчә запаслап куярга мөмкинлек бирүне күздә тотып оештырыла. Тик шулай да, яшелчәләрне кайда сатып алу отышлырак - ярминкәдәме әллә гипермаркеттамы? Без кайбер яшелчәләрнең бәясен чагыштырып карарга булдык.
Ярминкәдә |
Эре гипермаркетларның берсендә |
Болгар борычы - 29 сум |
Болгар борычы - 27,90 сум
|
Бәрәңге - 10 сум |
Бәрәңге - 12,50 сум (карта буенча ташлама белән 7,90 сум) |
Суган - 12 сум |
Суган - 8,90 сум |
Беренче ярминкәдә 600 мең сумлык 43 тонна яшелчә, 44 мең сумлык 8 тоннага якын ярма һәм ашлык, 40 мең сумлык 150 килограмм бал, 450 мең сумлык 2 тонна ит сатылган.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 28 октябрьгә кадәр шимбә көннәрендә үтәчәк (кайбер эшмәкәрләр якшәмбе дә сатуга чыга). Өлкәннәр декадасында пенсионерларга сатып алган яшелчәләрен өйләренә кадәр кайтарырга ярдәм итәчәкләр. Моның өчен бары тик пенсия таныклыгын гына күрсәтергә кирәк.
Әминә ДӘМИНОВА
Автор фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 11:031 марттан яңа юл билгесе барлыкка килдеРоссиядә 1 мартта камераларны күрсәтә торган «Фотовидеофиксация» яңа юл билгесе барлыкка килде.3200
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.16200
-
26 февраль 2021 - 18:38Татарстанда коронавирустан 3 кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 26 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 331 кешегә җиткән.12500
-
26 февраль 2021 - 08:30Алабугада җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта Хәзер алабугалылар 18 сум урынына 22 сум түләячәк.10800
-
26 февраль 2021 - 11:00Алабуганың кызлар хоккей командасы ТР беренчелеге финалына чыкты Финал 6-7 мартта Казанда узачак.10700
-
26 февраль 2021 - 12:03Татарстанда коронавирус йоктырган 18 кешене хастаханәгә озатканнар Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.10600
-
26 февраль 2021 - 16:40Татар телен өйрәнү курсларына 260тан артык алабугалы теркәлгән КФУның Алабуга институтында татар телен өйрәнү курслары ачылды.10300
-
26 февраль 2021 - 16:10Татарстанда бозлавык, буран һәм кар көртләре көтелә Иртәгә, 28 февральдә, синоптиклар Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтә.10200
-
27 февраль 2021 - 09:00Танылган блогер күптәнге хыялын тормышка ашырган Күптән түгел танылган Алабуга блогеры Дионис Король үзенә кызгылт төстәге агусыз елан (полоз) сатып алган. Ул бу турыда егерме ел хыялланган.9700
-
27 февраль 2021 - 16:27Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булган Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 333га җиткән.9600
-
27 февраль 2021 - 18:00Еш кәеф булмау һәм төшенкелекнең тагын бер сәбәбе ачыкланган Әгәр сез төрле вакытта йокларга ятып, төрле вакытта уянасыз икән, моңа игътибар итәргә кирәк.9600
-
26 февраль 2021 - 14:30Татарстанда 6 мең гектар урман савыктырылачак Санитар-сәламәтләндерү чаралары илкүләм проект буенча башкарыла.9300
-
26 февраль 2021 - 09:00Алабугада рейд барышында дәүләт автоинспекторлары ике машина йөртүчене тоткарлаган Рейд 4нче микрорайонда үтте.8800
-
26 февраль 2021 - 13:48Ата-аналарга балалар бакчасында оештырылган утренникларда катнашырга рөхсәт иттеләр Чараларны олылар тарафыннан битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлгән очракта аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый.8700
-
27 февраль 2021 - 09:42Идел буе академиясендә ТР авыл мәктәпләре өчен тренер-укытучылар әзерлиләр Программаны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.8700
-
26 февраль 2021 - 15:27Алабугада эшче һөнәрләр вәкилләре ярыша Алабугада «Һөнәре буенча иң яхшы — 2021» һөнәри осталык муниципаль конкурсы уза.8200
-
27 февраль 2021 - 14:00Сирәк тупланмалар галереясендә — Коръәннәр күргәзмәсе 19 февральдә Алабугада Сирәк тупланмалар галереясендә ике шәхси коллекциядән торган «Изге Коръән дөньясында» күргәзмәсе ачылды.6900
-
28 февраль 2021 - 14:30«Алабуга нуры» редакциясе башлап җибәргән «Алабуга гүзәле» фотопроекты дәвам итә Проект кысаларында газетада СССР чорындагы Алабуга гүзәлләренең фоторәсемнәре басылачак.6300
-
28 февраль 2021 - 11:00Рөстәм Нуриев алабугалыларны шәхси сораулар буенча кабул итте Кабул итүгә килүчеләр хастаханәгә белгечләр һәм җиһазлар җитмәүгә зарланды.5300
-
28 февраль 2021 - 12:27Алабугада соңгы тәүлектә 2 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган.5300
-
28 февраль 2021 - 09:00Алабугада ике авыр җинаять теркәлгән Икесе дә элемтә һәм «Интернет» челтәре аша кылынган мошенниклык фактлары буенча.5200
-
28 февраль 2021 - 16:22Россиядә яңа үрнәктәге хезмәт кенәгәләре кертеләчәк Аларны ике елдан куллана башлыйлар.4100
-
27 февраль 2021 - 13:03Татарстанда соңгы тәүлектә 52 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Алабугада коронавирус инфекциясе йоктыруның ике яңа очрагы ачыкланган.3700
-
1 март 2021 - 09:00Март аенда һава торышы үзгәрүчән булачак Термометрның терекөмеш баганасы 15 градустан түбәнрәк төшәргә мөмкин.3300
-
1 март 2021 - 11:031 марттан яңа юл билгесе барлыкка килде Россиядә 1 мартта камераларны күрсәтә торган «Фотовидеофиксация» яңа юл билгесе барлыкка килде.3200
-
1 март 2021 - 12:30Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.3000
-
1 март 2021 - 13:34Татарстанда иртәгә 0 градуска кадәр җылыта Җылыту көндезге сәгатьләрдә сизеләчәк.3000
-
1 март 2021 - 08:00Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала Бушлай кушымтаны Google Play, App Store һәм Windows Store аша күчереп алырга була.2700
-
1 март 2021 - 12:02Казанның 177нче гимназиясе укучылары Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котладылар «Шатлык» балалар хоры төшергән клипны уку йортының Инстаграммында күрергә була.2600
-
1 март 2021 - 16:00Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр мөселманнар арасында волейбол ярышлары узды Бәйгедә республиканың 5 район командасы катнашты.2500
-
1 март 2021 - 14:15Алабуга урамнарына һәм тыкрыкларына исемнәр бирелде Яңа исемнәр белән Гринландия, Студеный ключ һәм Колосовка микрорайоны урамнары аталды.2400
-
28 февраль 2021 - 13:30Алабуга районында авыл хуҗалыгы техникасын язга әзерләү төгәлләнеп килә Февраль ахырына 190 тракторның 177 се язгы кыр эшләренә әзер.2300
-
1 март 2021 - 15:00Алабугада 1400дән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан Бүген тагын 100 яңа вакцина дозасы кайтты.2300
-
1 март 2021 - 16:00Ркаил Зәйдулла язучы Марат Кәбировның «Киллер» әсәренә бәя бирде Халык шагыйре фикеренчә, «Киллер» әсәре җиңел, әмма аның нигезендә мәңгелек фәлсәфә ята.1700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика