Алабуга нуры

Җырчы Ләйсән Гимаеваны фанаты «эзәрлекли»

Җырчы Ләйсән Гимаеваны соңгы арада билгесез фанаты чәчәкләргә күмә башлаган. Сөенечле дә, көенечле дә вакыйга берничә тапкыр кабатланган инде.

Берсендә Ләйсәннәрнең фатирына курьер 101 ак роза чәчәгеннән торган бәйләм китерә. Эчендә хаты да була: "Ләйсән, мин сезнең кияүдә икәнегезне дә, ике кыз үстергәнегезне дә беләм. Сезнең сурәтне урамдагы реклама баннерларында күрдем. Кая карама, гел сез. Хәзер инде минем йөрәгемдә дә урын алдыгыз. Иҗатыгызга үлеп гашыйкмын".
Курьер килгәндә, Ләйсән тормыш юлдашы Булат Бәйрәмов, кызлары Таңсылу, Зифа белән өйдә була. Чәчәк бәйләмен күрсәткәч, Булат: "Менә сиңа мә... Кая торганыңны да эзләп тапканнар фанатларың..." - дип кенә әйтеп куя.

Якынча 4 көннән соң, Ләйсәнне тагын бер сюрприз көтеп тора. Ул көнне Булат радиода эфирда була. Ләйсән исә балаларын мәктәпкә һәм балалар бакчасына илтергә дип чыга. Машинасының капоты өстендә янә 101 розадан торган чәчәк бәйләмен күргәч, чын-чынлап аптырашта кала ул. Бу юлы инде ак түгел, кызыл розалар. Бәйләм эчендә хаты да була: "Ләйсән, мин сезгә гашыйк булдым. Бу розалар сезнең өчен". Бу үҗәт фанатның җырчының машинасын эзләп табу факты Ләйсәнне инде тәмам сагаерга мәҗбүр итә!

Алга таба интрига куерганнан куера бара. Күпмедер вакыт үткәч, Ләйсәннең телефонына: "Чәчәкләрне ала алдыгызмы? Сезнең белән хәзер очрашырга мөмкинме?" - дип таныш булмаган номердан смс-хәбәр килә. Ләйсән исә хәбәргә каршы җавап җибәрә: "Чәчәкләрегез өчен бик зур рәхмәт. Кем соң сез? Нишләп исемегезне язмыйсыз? Минем кияүдә булуымны белә торып, ни өчен мине очрашуга чакырасыз? Мин бернинди дә очрашуга килмим". "Бик начар. Килә алмасагыз, мин сезнең белән барыбер күрешәчәкмен. Ничек дип сорамагыз. Сезнең сольный концертыгызга киләчәкмен", - дип җавап бирә.

Инде хәзер бу вакыйгаларның ничек тәмамлануы, чәчәк хуҗасының кем икәнлеген беләсе генә калды.

Интертат.ру

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 февраля 2018 в 08:19
    Көрәш – милләтебезнең йөзек кашы 15нче февральдән 17сенә кадәр Алабугада “Сабантуй” журналы призына 2002-2003нче елда һәм 2004-2005нче елда туган үсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Көрәштә Татарстан Республикасының 35 шәһәр һәм районнарыннан 500дән артык спортчы катнашты.
    2
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 08:17
    Кышкы кечкенә олимпиадалар гөрли Балачак – олылар тормышының кечкенә, әмма үзенчәлекле күчермәсе. Олылар дөньясы балаларга үрнәк, өлге булып тора. Юкка гына балалар олылар тормышыннан алынган үзенчәлекле дөнья тудырып, “сатучылы”, “әниле-кызлы”, “укытучылы” кебек уеннарны уйнамыйлар.
    3
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 21:21
    Татарстанның бакчачылык берләшмәләрен үстерүгә 150 миллион сум тотылган Республика программасында 20ләп районның бакчачылык берләшмәләре катнаша.
    16
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 15:45
    В Елабуге состоится концерт мастеров искусств Завтра в 18.30 в городском Дворце культуры состоится концерт мастеров искусств.
    42
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 12:00
    Үкенечле ядкяр Беренче мәртәбә Язиләнең фотоальбомында буш калган бу битне Нурзифа Х классны тәмамлаган, инде кулга аттестатлар алган, котлаулар тыңлаган һәм хушлашу кичәсе узган көнне, дөресрәге, туып килүче иртәне күргән иде.
    36
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 11:00
    ...Кайнар белен – иң яхшы ашамлык! Май чабу атнасы тиздән ахырына якынлаша, ләкин әле беленнәр белән сыйланыр өчен безнең тагын өч көн бар.
    35
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 10:00
    Бокс – ул яшәү рәвеше Казанда 2004-2005 елгы үсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
    37
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 08:51
    Алабугалылар сорауларына җавап алды Алабуга шәһәр мәдәният сараенда Ветераннар советының җәмәгать кабул итүе булды.
    36
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!