Алабуга нуры

Югалту (хикәя. Ахыры)

...Кызчык башка балалардай тиз үсмәде. Әллә чирли инде? Елый да елый... Шунда Хәлимә сизеп алды, теге явыз баласын имезми бит!..

Дәвамы

... Хәлимә елый-елый Данирын сөя, кабартма битләрен, йомшак бармакларын берәмтекләп үбә. Дөньяда баладан да татлырак ни бар соң?! Тупас төрмә халатын күтәреп, җылы эченә бала чүпрәкләрен урый. Баштан ук шулай эшләде: имезергә керсә, сабыеның асты — юпь-юеш. Чүпрәкләрнең кипкән дигәннәре дә дымлы, чирканыч иде. Шул салкын юешкә ничек сабыен салсын ди! Җаен тиз тапты: эченә уралган чүпрәк, дүрт сәгатьтә кибәргә өлгерә. Җылы чүпрәккә төрелгән сабые исә, имә-имә йоклап китә. Аннан күреп башкалар да шулай эшли башлады, тик Әлфирә исемле хатын гына аларны мыскыллап көлде.
— Ха! Дурочки! Кому вы нужны — такие уроды! — диде.
Хатыннарның һәрберсенең еракта ирләре бар иде. Аларны көтәләр. Хәйдәр дә Хәлимәсен сагына. Хатын-кыз күңеле шуны сизмиме! Ә Әлфирә кызының әтисе кем? Моны берәү дә белми. Зәңгәр күзле кызчык дымлы чүпрәктә йоклый алмый газаплана, елый-елый тавышсыз кала.
Хәлимә түзмәде:
— Ник сабыйны газаплыйсың? — дип, аңа ябырылды.
Теге исә уйламый да, көлә генә.
— Ха! Күрәсеңме? Бармагым да селкенми! — дип, исемсез бармагын тырпайта.
Хәлимәнең әнә шул татуировка төшкән бармакны сындырып, бу шәфкатьсез җанны газаплыйсы килә. Тик вакыт тар! Унбиш минутта өлгермәсәң — сабыеңны кем назлар!? Планың тулмаган очракта тагын да яманрак: улың ач кала! Ул, кабалана-кабалана, эченә тагын бер кат чүпрәк урый. Монысы инде — зәңгәр күзле теге кызчыкка. Ни тырышса да, Хәлимә Әлфирә кызының исемен әйтергә өйрәнә алмады. Реммирамы, Реннарамы шунда? Аңламассың! «Кызым!» — диеп дәште, шулай дип назлады.
Кызчык башка балалардай тиз үсмәде. Әллә чирли инде? Елый да елый... Шунда Хәлимә сизеп алды, теге явыз баласын имезми бит! Аның белән сөйләшеп торырга — вакыты тар! Сөте мул иде, икенче имчәген кызчыкка каптыра башлады. Ул ике бала белән әвәрә килә, унбиш минутка ничек тә сыешырга тырыша, ә теге явыз, татуировкалы атсыз бармагын тырпайтып, тәрәз буенда тәмәке көйрәтә. Бераздан кызчык та матурлана башлады, башкалардан калышмыйча ул да үсте, тернәкләнде, коры, җылы чүпрәктә рәхәтләнеп йокы симертте.
...Илле өчтә юлбашчы үлде. Кемдер елады, берәүләр исә «шул кирәк аңа!» дип сөенде. Хәлимә генә дәшмәде. Ул турыда уйларлык та хәле калмаган иде: хатынның чыкмаган җаны гына бар. Яше тулып узган ике сабый, суырып, тире белән сөяккә калдырган иде үзен.
Шулчакта амнистия игълан иттеләр! Балалы хатыннарны, сроклары тулмаса да, чыгаралар икән! Төрмә гөр килде! Хәлимә ышанып җитмәде: ике баланы кочаклап, елады да елады. Хәйдәргә хат язып салды: «Чыгарсалар, кая барыйм? Әллә Актанышка пароход юлы төшкәнне төрмәдә көтимме?» Җавапны тиз алды: Казанда яшәүче бер авылдашның адресын җибәргәннәр.
Ниһаять, ул көн килде. Әлфирә белән икесен бер көндә азат иттеләр. Хәлимә ырымнарга ышана иде, шуңа күрә төрмәгә кире кайтмас өчен дип, бернәрсәсен дә онытып калдырмаска тырышты. Бик зур төенчек төйнәлде.
Төрмәнең тимер капкасы шалтырап ябылгач, капка янында төенчекләрен кысып, бала күтәргән икәү басып калды. Әлфирә болай да бәләкәй төенчеген җыелып торган пычрак суга тондырды:
— Ха! Надоели!
Кызын җайсыз гына култык астына кыстырды да, Казан юлына таба ашыкты. Хәлимә исә аннан калышмаска тырышты, чөнки Казанны бөтенләй белми, ә Әлфирә теге адрестагы йортны табып бирергә вәгъдә иткән иде:
— Ха! Совет урамы... егерме беренче йорт ...егерменче квартира ... — дип шаркылдады.
Март кояшы ул көнне аяусыз кыздырды. Авыр төенчек, бала күтәргән Хәлимә Әлфирә артыннан чак-чак өлгерде. Анысы баласын юату турында уйлап та карамый ичмасам, чабуын гына белә. Нәни кызчык, акыра-акыра аргач, хәлсезләнеп йоклап китте.
Шулчакта Әлфирә, әллә ничек җайсыз итеп, сыгылып төште.
— Умираю... Эчем...эчем авырта... — дип ыңгырашты ул.
Хәлимә нишләргә дә белмәде. Урамдагы эскәмиягә Әлфирәне җайлап яткырды да янына ике баланы утыртты.
— Су... су... — дип ыңгырашты хатын. — Үләм бит, бер йотым гына су тап...
Хәлимә, төенчеген чишеп, аннан пыяла шешә чыгарды. Караса, шешә буш, ике бала әллә кайчан «ялтыратып» та куйган. Ары карады, бире карады ул: колонка-мазар күренмәде.
— Хәзер, хәзер... — дип, ашыга-кабалана тыкрыкка таба йөгерде, анда колонкага охшаган бер нәрсә шәйләнә иде.
Килсә, эскәмиядә ике бала йоклап ята, ә Әлфирә — юк!
Хәлимә үзен битәрләде:
— Озак йөрдем микәнни? Көткән-көткән дә, түзмичә, су юллап киткәндер, — дип борчылды.
Бераздан балалар, уянып, шешәдәге суны «ялт» итте. Тик Әлфирә генә никтер күренмәде.
...Теге адрес буенча Совет урамын эзләп тапканда, урамда төн иде инде. Авылдаш хатын ике бала белән зур төенчек күтәргән Хәлимәне күргәч, үзе дә түзмәде, кычкырып елап җибәрде. Аларда Хәлимә айдан артык яшәде. Су юлы төшкәч кенә, Хәйдәре килеп, Актанышка алып китте. Анда да көтте әле Хәлимә: борыла-борыла артына карады. «Адресны белә, кызы янына килер!» — дип, өтәләнде. «Баласын ташлагандыр», дигән уйны куарга тырышты, күңеле ышанмады:
— Бала бит ул! Бәгырь җимеше лә! Эзләп килер — мин булмам! — дип борчылды.
Тик Әлфирә килмәде. Бала шулай итеп анда калды. Еллар авыр булса да Хәйдәре каршы килмәде, тик кайнана гына «пыр» тузды:
— Төрмә кошлары! — дип, күзен дә ачырмады.
Тавыш-гауга эчендә яшәү туйдыргач, Свердлауга күчеп киттеләр. Анда тагын ике улы туды. Китәр алдыннан авыл советы рәисеннән елый-елый ялварды ул. Тегесе кызганды, серне таратмавын бик нык кисәтеп, «Дания» исеме кушып, кызчыкка таныклык язып бирде.
...Хәлимә карчыкның шул кызы яныннан кунактан кайтып килеше иде...
Ул күзләрен Әлфирәгә төбәде:
— Балаларың бармы соң?
— Ха! Таптың сүз! Баладан кем рәхәт күргән!
— Син мине таныдыңмы, Әлфирә?
«Матур әби», буялган керфекләрен калтыратып, ризасызлык белдерде:
— Мин — Эльвира... Эльвира Михайловна!
— Кызыңны хәтерлисеңме син? Зәңгәр күзле кызчыкны...
— Ха! Карчык, син шаштың, што ли?
«Танымаганга салыша!»
Үзен тыныч тотарга тырышып, Хәлимәнең җеп өзәрлек тә хәле калмаган иде, иреннәрен чак-чак кыймылдатты:
— Үкенмисенме, Әлфирә?
Алсу тырнаклы бармаклар дер-дер килде:
— Уф, үләм... Никтер йөрәгем кадый... Үләм бит...
Матур әби ятагына ишелеп төште дә, күзләрен йомып, тынып калды.
Хәлимә борчылды:
— Хәзер, хәзер, дару табып китерәм үзеңә! Кайнар чәй дә сорармын, — дип, проводница янына ашыкты.
Анысы яңа утыручыларның билетын тикшерә иде, бераз гына көтәргә кушты. Нинди көтү ди! Стенадагы аптечканы ачып, йөрәк даруын эзләп тапты да, йөгерә-атлый купесына юнәлде.
«Матур әби » анда юк иде!
«Һава суларга чыккандыр. Хәле китеп егыла күрмәсен тагын!» — дип өтәләнде карчык.
Эленеп торган кызыл каурыйлы алсу эшләпәдән күзен дә алмыйча, аны көтте. Бераздан чәй күтәреп, проводница керде:
— Бер үзегезгә — дүрт стаканмы? — дип, гаҗәпләнү сиздерде.
Хәлимә карчык елмайды:
— Мин ялгыз түгел... Юлдашым да бар! — диде.
— Әле яңа гына төшеп калган кызыл тырнаклы әбине әйтмисездер бит?
Хәлимә шаккатты:
— Ул ...төште мени?
— Әйе... Нәрсәсендер онытып калдырган, әллә югалткан инде?... Бик ашыкты... кабаланды...
«Оныткан? Югалткан диме?»
Хәлимә карчык иркен сулыш алды:
— Аллага шөкер...
Гомер буе куркып яшәде бит! Эзләп килер дә, Даниясен алып китәр, дип куркып яшәде. Ә ул — качкан! Юк! Качмаган! Баласын оныткан... Бәхетен югалткан! Ю-галт-кан! Йа Раббем! Дөньяда шуннан да зуррак бәхетсезлек буламы?
Хәлимә карчыкның күзе кызыл каурыйлы алсу эшләпәгә төште.
— Оныткан... Тагын оныткан...
Поездны куып чапкан җилбәзәк җил иркенә алсу эшләпәне очырып җибәрде...

Тәмам
Гүзәл ӘДҺӘМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: