Алабуга нуры

Юл һәлакәтләре саны арту сәбәпле, Татарстан ЮХИДИ инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә

Ике айда Татарстанда автобус йөртүчеләр гаебе белән 27 юл һәлакәте булган. Аларда 31 кеше имгәнгән.

Һәлакәтләр саны арту сәбәпле, Татарстан инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“Ике айда Татарстанда автобус йөртүчеләр гаебе белән 27 һәлакәт булган. Аларда 31 кеше имгәнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны алты тапкыр арткан”, – дип сөйләде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эшләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Севрикеев.

Һәлакәтләр килеп чыгуга йөртүчеләрнең тизлек арттыруы, юл чатында йөрү кагыйдәләрен бозу, дистанция сакламау яки ватык автобусларда юлга чыгуы сәбәп булган.

Пассажирларны йөртү буенча иминлекне арттыру һәм авария очракларын кисәтү өчен 16-31 мартта республикада “Автобус” профилактика чарасы уза.

Автоинспекторлар рейс алдыннан техник һәм медицина контроле таләпләре үтәлешен, тахографларның булуын һәм төзеклеген, йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын, шулай ук тизлек режимын үтәүләрен тикшерәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: