Алабуга нуры

“ЗАМАН ТЕХНИКАСЫ КАЯ ҖИТКӘН”

Алабуга районында электр энергиясе өчен электрон рәвештә 2558 кеше квитанция ала.

Бу яңалыктан безнең республиканың 20 меңнән артык кешесе файдалана. Квитанцияләрне кәгазьдә түгел, ә шәхси кабинет белән куллану мөмкинлегеннән файдаланып, электрон вариантта алу – бу Татэнергосбыт АҖ электрон сервисларының берсе, алар ярдәмендә электр энергиясе өчен түләүне кертергә һәм электр энергиясен исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен тапшырырга мөмкин. Бу хакта Татэнергосбыт АҖнең Алабуга филиалы башлыгы Василий Кайнов шәһәр планеркасында сөйләде. Шулай ук ул быел электр энергиясенә бәяләр ике тапкыр арта, дип искәртте. Салым арту сәбәпле, алар 1 гыйнвардан үзгәрде инде, чираттагысы 1 июльдән көтелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: