Алабуга нуры

15.00 сәгатькә Алабугада сайлауларга килү 78 процент тәшкил иткән

Шәһәрдә һәм районда 62 сайлау участогы эшли.

15.00 сәгатькә алынган мәгълүматларга караганда, Алабугада сайлауларга халыкның 78 проценты килгән. Шәһәрдә һәм районда 62 сайлау комиссиясе эшли, шуларның 39ы — шәһәрдә, шул исәптән берсе — вакытлыча, Үзәк район хастаханәсе территориясендә, 23е — районда.

Авылларда тавыш бирү участокларына теркәлгән сайлаучыларның 81 проценты килгән.

Сайлау участоклары 20.00 сәгатьтә ябыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: