Алабуга нуры

2022 елда пенсияләр 5,9 процентка артачак

Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков 2022 елда иминият пенсияләрен индексацияләү турында сөйләде.

Министр әйтүенчә, закон буенча эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре еллык инфляциядән югарырак индексацияләнә. Россиянең икътисади үсеш министрлыгының яңа фаразларына караганда, киләсе елда инфляция 5,8 процент булачак, дип яза РИА Новости, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
2022 елда эшләмәүче пенсионерлар аена 18 521, 2023 елда — 19 477, 2024 елда — 20 469 сум пенсия алачак.
Иминият пенсияләре һәр елның 1 гыйнварында индексацияләнә. Быел индексация 6,3 процентны тәшкил итте, пенсиянең уртача күләме — 16 789 сум.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: