Алабуга нуры

«Алабуга нуры» Әбунәче көненә чакыра

Бу көнне газетага язылучыларга бүләкләр тапшырачакбыз. 

10 декабрьдә Тынычлык проспекты, 16 адресы буенча урнашкан 3нче почта бүлегендә «Әбунәче көне» үткәреләчәк.

Редакция хезмәткәрләре һәм почтада эшләүчеләр бу көнне 14 сәгать 30 минуттан 16.00 сәгатькә кадәр газетага язылырга теләүчеләрне көтә. 

«Әбунәче көне» «Язылу ункөнлеге» кысаларында уздырыла, димәк, безнең басмаларны ташлама белән яздырырга мөмкин. 

Почта аркылы 2022 елның I яртыеллыгына "Алабуга нуры«н өйгә китерерлек итеп яздыру 807 сум урынына 705 сум гына, «Новая Кама» газетасын алдыру 855 сум урынына 747 сум гына торачак. Моннан тыш, газетага язылучыларны бүләкләр көтә.

Газеталарга язылу ункөнлеге 16 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Элеккечә альтернатив язылуны да тәкъдим итәбез. Редакциядән, Мәдәният сараеннан яисә Үзәк китапханәдән алырлык итеп ярты елга язылу бәясе — 460 сум.

Сорауларыгыз булса, 8(85557) 3-81-11 телефон номеры буенча шалтыратыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: