Алабуга нуры

Алабуга районы сулыкларында 15 браконьерлык челтәре алынды

«Рыбе быть!(Балык булсын!)» акциясе кысаларында Нократ һәм Иске Кама елгасы үзәнендә ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырылган.

Узган атнада Алабуга районының ведомствоара эш төркеме тарафыннан законсыз балык тоту фактларына юл куймауга юнәлдерелгән 16 рейд үткәрелде.

Район башлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, рейдлар үткәрү барышында РФ КоАП 8.33 статьясы һәм РФ КоАП 8.37 ст.2 ө. буенча ике беркетмә төзелде. Сулыклардан 15 браконьерлык челтәре алынды.

«Рыбе быть!(Балык булсын!)» акциясе кысаларында Нократ һәм Иске Кама елгасы үзәнендә ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: