Алабуга районы кырларында уңышның яртысы җыеп алынган

Урып-җыю эшләре август ахырына тәмамланырга тиеш, диләр аграрийлар.
Басуларда эш гөрли. Игенчеләр көнне төнгә ялгап, уңыш өчен көрәшә. Башка еллар белән чагыштырганда, авыл хезмәтчәннәре быел кырларга ике атнага соңрак чыкты.
Басулардагы ашлык тигез өлгермәде, бөртеклеләрдә югары дымлылык күзәтелә, шул сәбәпле район хуҗалыклары быел беренче мәртәбә аерып чабуга кереште, ә бу урып-җыю эшләренең тизлеген сизелерлек киметә, диләр аграрийлар.
Шуңа да карамастан, бүгенге көнгә 4700 гектар җирдә ашлык сугып алынган, бу гомуми мәйданның 16 процентын тәшкил итә.
"Яшь көч", "Башак" һәм "Привольное" агрофирмалары урып-җыю эшләренә оешкан төстә керешкән, бу хуҗалыкларда икмәк 20-30 процент мәйданда урылган. Уҗым бодае уңышы гектарыннан 20,6 центнер дәрәҗәсендә саклана (республикада бу сан уртача 22,5 центнер тәшкил итә), әлеге культурага бирелгән кырларның яртысы эшкәртелгән инде. "Восход" һәм "Якты Үзән" авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бу эшләр тәмамланган булса, "Башак" һәм "Яшь көч"тә алар ахырына якынлаша. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдус Әхмәтов урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләгәндә комбайннарның әзерлеген тикшерү нәтиҗәләрен дә ассызыклап үтте:
- Район кырларында бүген 70 комбайн эшли. Тикшерүдән күренгәнчә, техниканың әзерлеге яхшы, ә "Яшь көч", "Яңа Юраш", "Привольное" һәм "Башак" хуҗалыкларында комбайннар урып-җыюга аеруча яхшы әзерләнгән.
Башлык әйтүенчә, бер комбайнга туры килә торган эш күләме 400 гектар тәшкил итсә, "Сапфир" һәм "Якты Үзән"дә - 600 гектардан артып китә. Район буенча бер көндә 1150 гектар мәйданда ашлык суктырыла.
Быел җыеп алынган уңышның 13 мең тоннасын орлыкка һәм 10 мең тоннасын зернофуражга салып калдыру зарур, ди җитәкче. Моннан тыш, агролизинг буенча әҗәтне дә капларга кирәк булачак, ә ул 15 миллион сум тәшкил итә.
Һава торышы мөмкинлек бирсә, аграрийлар урып-җыю эшләрен август ахырына тәмамларга планлаштыра.
Киләсе елны кайгыртып
Урып-җыю эшләре белән беррәттән, игенчеләр киләсе ел уңышы өчен туфракны әзерләү эшләренә дә кереште. Авыл хезмәтчәннәренә уҗым бодае чәчеләчәк 12 мең гектар мәйданны эшкәртергә кирәк (шуның 2 мең гектары терлек азыгы буларак кулланылачак). Күптән түгел 44 берәмлек техника (алар арасында ике урып-җыю комбайны да бар) сатып алынган. "Яшь көч", "Якты Үзән", "Башак" һәм "Яңа Юраш" хуҗалыкларында техниканы даими яңартып торалар, дип билгеләп үтте Илдус Әхмәтов.
Терлек азыгы әзерләү эшләре дә дәвам итә. Күпьеллык үләннәрнең беренче каты 7 мең гектар тирәсе мәйданда чабылды, икенче мәртәбә чапканда 1,5 гектар җирдә үлән җыелды. Берьеллык үлән, терлек азыгы катнашмасы, болын печәне әзерләү эшләре тулы куәткә бара.
1 августка алынган мәгълүматлар буенча, район хуҗалыкларында 9300 тонна печән, (таләп ителгәннән 116 процент), 47 мең тонна сенаж (таләп ителгәннән 100 процент) әзерләнде. "Яңа Юраш" агрофирмасында исә силос салуга керештеләр (2100 тонна).
Шулай итеп, районда 19 мең тонна азык берәмлеге бар, бу бер терлек башына исәпләгәндә 19 центнердан артып китә (Татарстан буенча - 17 центнер). "Морт" һәм "Яңа Юраш" агрофирмалары терлек кышлатуга тулысынча әзер, "Башак", "Вятский берег" һәм "Яшь көч" хуҗалыкларында да азык запасы планлаштырылган күләмгә якынлашты.
Фәридә ӘСКӘРОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 09:03«Алабуга нуры»на ташлама белән язылып булачакГазеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.8700
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.59000
-
27 май 2022 - 17:08Майның соңгы ике көнендә бакчага чыкмагыз! Бу ялларда утырту эшләрен төгәлләгез.18002
-
25 май 2022 - 16:45Фатир бәдрәфендә бер метр озынлыктагы ак елан килеп чыккан Табылдык елан — Амур полоз-альбиносы дип атала12300
-
25 май 2022 - 14:40Алабугада 14 яшьлек мотоциклчы автобуска бәрелеп үлгән аварияне видеокамера төшереп алган Алабугада вахта автобусы һәм 14 яшьлек мотоциклчы катнашындагы юл һәлакәте видеокүзәтү камерасына эләккән.10600
-
27 май 2022 - 15:32«Күбәләк кебек җәннәт болытлары өстендә очып йөридер» — Алабугада мотоциклчы үсмер вафат «Интертат»ның әлеге фаҗига турында язмасын тәкъдим итәбез.10300
-
25 май 2022 - 16:03Хөкүмәт хезмәткә түләүнең минималь күләмен һәм пенсияне 10 процентка арттыруны килештерде Хәлиткеч карарны РФ Президенты Владимир Путин кабул итәчәк.8700
-
27 май 2022 - 09:03«Алабуга нуры»на ташлама белән язылып булачак Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.8700
-
26 май 2022 - 07:02Геркулес — бакча үсемлекләре өчен файдалы Помидор һәм борычларга шундый ашлама сипсәң, черектән котылып булачак.8300
-
26 май 2022 - 08:24Алабугада «Иминлек каешы» профилактика чарасы башланды Алабуга автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.8300
-
27 май 2022 - 16:47Эдуард Касыймов: җир язмышы, кеше язмышы «Алабуга нуры» газетасы «Мәшһүр кешеләр» проекты кысаларында, безнең шәһәр белнә бәйле тагын бер күренекле шәхесне искә төшерә.8300
-
26 май 2022 - 13:45Алабугада яшүсмерләр машина урлаган Бу хакта җирле полиция бүлегендә хәбәр итәләр.8000
-
26 май 2022 - 16:41Чаллы табиблары энә йоткан балаларны коткарган Яшүсмерләр инде өйләренә чыгарганнар.7900
-
25 май 2022 - 13:40Алда безне тагын озын яллар көтә Россиядә киләсе озын яллар июнь аенда булачак.7600
-
25 май 2022 - 15:12Алабуга акыллы шәһәрләр бишлегенә керде Рейтингның беренче бишлегенә Татарстанның берьюлы ике шәһәре — Казан һәм Алабуга керде.7200
-
27 май 2022 - 13:15АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС Цель – отработка действий при тушении условных пожаров.7200
-
26 май 2022 - 16:22Алабуга уку йортларының берсендә Мәрҗани исемендәге татар теле кабинеты ачылды 10нчы күп профильле лицейда әлеге кабинетны ачуда хәйриячеләр өлеше зур.7100
-
27 май 2022 - 10:20Кайбер пенсионерларга бүгеннән 20 мең сум күләмендә бер тапкыр акча биреләчәк Матди ярдәм күләме өлкән яшьтәге кешенең яшенә бәйле.6900
-
25 май 2022 - 10:46АО «Транснефть — Прикамье» провело технический семинар молодых специалистов в Татарстане В нем приняли участие 30 молодых специалистов из пяти филиалов и аппарата управления АО «Транснефть — Прикамье».6800
-
26 май 2022 - 11:41Алабуга үзәк хастаханәсенә яңа эндовидеохирургия комплексы кайтты Яңа җиһазлар конкурста җиңгән өчен бирелде.6800
-
26 май 2022 - 13:14Алабугалыларны «Сабантуй сылуы-2022» конкурсында катнашырга чакыралар Төп шарт — татар телен белү.6800
-
25 май 2022 - 08:20Алабуга районы сулыкларында 15 браконьерлык челтәре алынды «Рыбе быть!(Балык булсын!)» акциясе кысаларында Нократ һәм Иске Кама елгасы үзәнендә ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырылган.6600
-
27 май 2022 - 06:1527 майга йолдызнамә (2022) Бу көнне Зодиак билгеләренең барысына да шәхси тормышларына игътибарлырак булырга кирәк.6500
-
27 май 2022 - 07:25Йомырка пешкән суны помидорга сибәргә киңәш итәләр Тик бөтен яшелчәгә дә ул су ярап бетми.6200
-
27 май 2022 - 14:36Алабуга урамында музыкант һәм гашыйклар фигуралары барлыкка килде Аларны Тынычлык проспектында урнаштырганнар.5900
-
26 май 2022 - 14:41«Алабуга нуры»на ташлама белән язылып була Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.5700
-
27 май 2022 - 11:41«Алабуга нуры» газетасы редакциясендә «Элеккечә түгел без генә» китабы сатыла Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» китабы Казан утлары китапханәсенең уникенче китабы.5700
-
27 май 2022 - 12:47Минсельхоз России объявляет предварительный отбор заявок проектов на развитие сельского туризма «Агротуризм» на 2023 год Телефоны для консультаций: 8(843)221-76-54.5700
-
28 май 2022 - 09:20Алабугада футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының 1/8 финалы үтте Шәһәрнең Үзәк стадионында «Алабуга» һәм «Әлмәт» командалары арасында футбол матчы булды.5100
-
28 май 2022 - 08:05Алабугада 1 июньдә узачак бәйрәм чарасының афишасы Сәгать 10.00дә «Чебурашка» паркында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак.5000
-
28 май 2022 - 11:30Алабугалы Диләрә Кашапова «Anatoly Karpov Chess Cup» шахмат турнирында 2нче урын алды Диләрә ике ел элек шахмат белән шөгыльләнә.4600
-
28 май 2022 - 13:30«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталарына арзан бәягә язылырга мөмкин 6 июньнән 16 июньгә кадәр «Язылу декадасы» узачак.4600
-
28 май 2022 - 10:30Алабуга укучылары мәктәп белән саубуллашты Кыңгыраулы мәктәп еллары белән саубуллашыр вакыт та килеп җитте. Шул уңайдан сораштыру үткәрдек.4200
-
28 май 2022 - 17:30Алабугада «Сабан туе сылуы-2022» конкурсы узачак Алабугалыларны муниципаль конкурста катнашырга чакыралар.4000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика