Алабуга нуры

Алабуга районында 29 мең кеше коронавируска каршы прививка ясаткан

Бу — гомуми планның 54,59 процентын тәшкил итә.

Узган тәүлектә Алабугада коронавируска каршы прививканың беренче компоненты белән 87 кеше прививка ясаткан, ә икенче компоненты белән — 13 кеше. 

Шулай итеп, вакцинаның беренче компонентын барлыгы 29 013 алабугалы, ә икенчесен 23 610 кеше ясаткан. 

Алабуга районында коронавируска каршы прививка ясату планы 54,59 процентка үтәлгән.

Безнең районда барлыгы 53 149 кешегә прививка ясатырга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: