Алабуга нуры

Алабугада елга трамвае эшли башлый

24 июньнән М-8 теплоходы үз навигациясен башлый.

24 июньдә елга трамвае беренче рейска чыга. Ул Вишневка, Алабуга, Түбән Кама, Сәнтәк, Котловка, Свиногорье, Грахань, Соколка пристаньнарында тукталачак. 

Күпләр аның навигациясен түземсезлек белән көтте. Елга трамвае ремонтта булган, шуңа күрә быел ул рейска соңрак чыккан. Расписание һәм бәяләр узган ел дәрәҗәсендә калды. 

Алабугага елга трамвае иртәнге 8.15 сәгатьтә килә. 14.15 сәгатьтә Түбән Камадан Алабугага китә. Билет бәясе 55 сум.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: