Алабуга нуры

Алабугада соңгы тәүлектә 3 кеше коронавирус йоктырган

Иң күп авыручылар — Казанда, анда 129 яңа очрак ачыкланган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 249 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
Яңа вирус йоктырган 101 кеше хастаханәгә озатылган, 148 кеше өйдә дәвалана. 
Иң күп авыручылар — Казанда, анда 129 яңа очрак ачыкланган.
26 ноябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 37 057 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 30 728 кеше савыккан, узган тәүлектә — 312 кеше.
Барлыгы 1 995 481 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 1 509 665 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: