Алабугада «Татарстанның чиста урманнары» акциясе барышында 10 капчык чүп җыелды

Алабугада «Татарстанның чиста урманнары» республика чарасы кысаларында халыкта «Ун гектар» дип йөртелгән урында өмә булды.
Өмәдә Алабуга урманчылыгы, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм КФУның Алабуга институты «Экодос» студентлар җәмгыяте иреклеләре катнашты.
− Биредә без ел саен җыештырабыз, чөнки монда күп чүп җыела.
Алабугалыларга мөрәҗәгать итеп, чүп-чар ташламагыз, әйләнә-тирә пычранудан тыш, чүпнең янгын сәбәбе булуы да бар бит диясе килә. Янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен саклавыгызны сорыйбыз, − ди Алабуга урманчылыгының урман саклау инженеры Алевтина Согорина.
«Татарстанның чиста урманнары» акциясе 18 апрельдә башланды һәм 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Чара башланганнан алып республиканың урман фондыннан 390 кубометр каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылды, 229 кубометр коры агач һәм куакларны черетергә өелде. Шулай ук урман өлкәсе белгечләре тарафыннан 9 чишмә, 160 аншлаг төзекләндерелгән, мәгълүмат такталары, ял урыннары тәртипкә китерелгән. Алабугада үзе теләп өмәгә килүчеләр һәм урманчылар 10 капчык чүп җыйды.
− Без төрле чараларда даими катнашабыз, табигатьне көнкүреш чүбеннән чистартырга булышабыз, аның ел саен кимүен күреп торабыз. Элегрәк без бер төштән генә дә 20ләп капчык чүп-чар җыйган булсак, хәзер милли паркның кеше күп йөри торган урыннарында 5 кенә капчык чүп җыелды. Бу кешеләр аңының яхшыга үзгәрүен күрсәтеп тора, без үзебез — табигатьнең бер өлеше икәнен күрә һәм аңлый башладык, − ди «Экодос» җәмгыяте координаторы Фаина Ребрина.
Студентлар оештырган әлеге җәмгыять 2004 елдан эшли. Әйтергә кирәк, бөтен республика буйлап мондый чаралар 45 мәйданчыкта узды.
«Татарстанның чиста урманнары» акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлангычы белән 2010 елдан бирле үткәрелә. Анда даими катнашучылар сафында — республикадагы оешмалар, предприятие һәм учреждениеләр белгечләре, экология берләшмәләре вәкилләре, югары һәм урта уку йортлары студентлары, волонтерлар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.3500
-
29 июнь 2022 - 13:30Алабугада салкын су һәм ут булмаячак 17.00 сәгатькә кадәр су һәм ут булмаячак дип хәбәр итәләр.12800
-
29 июнь 2022 - 09:40Алабугада Спас ярминкәсе август аенда узачак 5 августтан 7 августка кадәр узачак XV Спас ярминкәсенең рәсми сайты эшли башлады.12100
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.11200
-
29 июнь 2022 - 10:40Алабугада Яшьләр көнендә 3 меңнән артык кеше булды Шәһәр халкы һәм кунаклар өчен кызыклы һәм бай программа оештырылган иде.9700
-
30 июнь 2022 - 10:00«Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» Строительная компания ООО Специализированный застройщик «Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» на берегу озера Средний Кабан в Приволжском районе Казани.9000
-
30 июнь 2022 - 15:10Ринат Мөхәммәдиев: «Кесә китаплары бүгенге көндә популярлык казана» Бу — кечкенә, кесә форматындагы басмалар.9000
-
30 июнь 2022 - 08:30Ел башыннан бирле дәүләт автоинспекторлары Алабугада 200ләп исерек шоферны тоткарлаган Шуларның 31е исерек килеш руль артына кабат эләккән.8500
-
30 июнь 2022 - 09:40Автоматизация агробизнеса: как это происходит В Республике Татарстан стартовала программа поддержки автоматизации СХТП.8200
-
30 июнь 2022 - 12:30Алабугалылар өчен ял паркында кино күрсәтәчәкләр Халык ачык һавада «Кире» фильмын карый алачак.7900
-
30 июнь 2022 - 13:01Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» китабын тәкъдим итү чарасы үтте Китап «Казан утлары» журналы редакциясе һәм «Татмедиа» җәмгыяте белән берлектә бастырып чыгарылган.7200
-
30 июнь 2022 - 11:00Алабугалыларны «Спортлы җәй-2022» гә чакыралар Чаралар җомга көннәрендә Гуляй паркта уза.6700
-
1 июль 2022 - 11:00Алабугада аттестатлар һәм алтын медальләр тапшыру тантанасы үтте Ул шәһәр мәдәният сараеның паркет залында узды.5800
-
1 июль 2022 - 18:30Алабугада җәядән ату буенча турнир булачак Шәһәрдә беренче тапкыр Җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия турниры оештырылачак.5000
-
1 июль 2022 - 10:00Она мечтала с детства стать врачом Ещё в школе знала, что будет лечить детей! И речь о враче-педиатре Елабужской ЦРБ.4800
-
1 июль 2022 - 16:55Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршы алырга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» исемле сәламәтләндерү комплексы кунакларны каршы алды.4700
-
1 июль 2022 - 09:20АО «Транснефть — Прикамье» модернизировало систему пожарной безопасности в Удмуртском РНУ АО «Транснефть — Прикамье» завершило работы по модернизации системы пожарной безопасности офиса Удмуртского районного нефтепроводного управления.4600
-
1 июль 2022 - 14:05Җәй көне зелпене ашап калырга кирәк Аның яфрагы, җимеше һәм кайрысы да файдалы икән.3900
-
1 июль 2022 - 15:15Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды «КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары уздырачак.3600
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк 1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.3500
-
1 июль 2022 - 12:00Алабугалылар Санкт-Петербургта яшәүчеләргә бәйрәм бүләк итте 25 июньдә Ленинград өлкәсендәге Всеволожск районының Энколово авылында кыр эшләре тәмамлану уңаеннан халык күңел ачты.3400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика