Алабугада «тимурчылар» ялгыз пенсионерларга ярдәм итә
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Алабугада «Чиста ишегалды» акциясе узды. «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм социаль куркыныч хәлдә калган балалар ялгыз тормыш итүчеләрнең йорт яны территорияләрен төзекләндерүдә катнашты.
Шулай итеп, алабугалы Анна Аникина йорты янында тәртип урнаштырылды. Әбигә инде 88 яшь һәм бөтен хуҗалыкны үзенә генә алып бару авыр, чөнки сәламәтлеге сыната башлаган — кичерелгән инсульттан соң хәтта аякта басып тору да җиңел түгел.
«Балаларга бик зур рәхмәт! Миңа йорт янындагы коры үләнне җыеп алырга кирәк иде. Оныгым ярдәм итәргә килә, ләкин аның да вакыты җитеп бетми. Хәзер инде бөтен җирдә тәртип», — диде алабугалы.
Акциядә катнашучылар өчен дә бу тәҗрибә файдалы булды. 12 яшьлек Настяга бу көнгә кадәр таныш булмаган кешеләргә хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә туры килмәгән.
«Бу акция миңа бик ошады. Җиңел генә эшләр эшләп, кемгәдер тормышны җиңеләйтү мөмкинлеге бар», — дип хис-тойгылары белән уртаклашты кыз.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Мынбаева сүзләренә караганда, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге каршында тимурчылар отряды оештырылган, анда балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләрдәге балалар керә. Балалар йорт яны территориясен җыештыралар, бакчада булышалар. Бу отрядка өч әби беркетелгән.
«Шул рәвешле балаларда өлкән буын кешеләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләнә», — дип шәрехләде Ольга Сергеевна.
Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге, чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган гражданнар турында мәгълүматыгыз булса, бу хакта 7-58-12 номеры буенча «кайнар линия» телефонына мөрәҗәгать итә аласыз, эш вакыты сәгать 8.00дән 17.00гә кадәр (төшке аш сәгать 12.00дән 13.00гә кадәр).
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.9300
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.32100
-
30 июнь 2022 - 10:00«Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» Строительная компания ООО Специализированный застройщик «Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» на берегу озера Средний Кабан в Приволжском районе Казани.14300
-
30 июнь 2022 - 09:40Автоматизация агробизнеса: как это происходит В Республике Татарстан стартовала программа поддержки автоматизации СХТП.13500
-
30 июнь 2022 - 12:30Алабугалылар өчен ял паркында кино күрсәтәчәкләр Халык ачык һавада «Кире» фильмын карый алачак.13400
-
1 июль 2022 - 11:00Алабугада аттестатлар һәм алтын медальләр тапшыру тантанасы үтте Ул шәһәр мәдәният сараеның паркет залында узды.11300
-
1 июль 2022 - 18:30Алабугада җәядән ату буенча турнир булачак Шәһәрдә беренче тапкыр Җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия турниры оештырылачак.11200
-
30 июнь 2022 - 08:30Ел башыннан бирле дәүләт автоинспекторлары Алабугада 200ләп исерек шоферны тоткарлаган Шуларның 31е исерек килеш руль артына кабат эләккән.10500
-
1 июль 2022 - 10:00Она мечтала с детства стать врачом Ещё в школе знала, что будет лечить детей! И речь о враче-педиатре Елабужской ЦРБ.10500
-
1 июль 2022 - 16:55Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршы алырга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» исемле сәламәтләндерү комплексы кунакларны каршы алды.10500
-
1 июль 2022 - 09:20АО «Транснефть — Прикамье» модернизировало систему пожарной безопасности в Удмуртском РНУ АО «Транснефть — Прикамье» завершило работы по модернизации системы пожарной безопасности офиса Удмуртского районного нефтепроводного управления.10000
-
30 июнь 2022 - 15:10Ринат Мөхәммәдиев: «Кесә китаплары бүгенге көндә популярлык казана» Бу — кечкенә, кесә форматындагы басмалар.9500
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк 1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.9300
-
2 июль 2022 - 15:00«Алабугада җәйге кичләр» фестивале 14-17 июльдә узачак Проект 2018 елда ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.9100
-
1 июль 2022 - 15:15Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды «КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары уздырачак.8900
-
2 июль 2022 - 12:00Алабуганың 8нче мәктәбендә капиталь ремонт бара Шәһәр һәм районның берьюлы берничә мәктәбендә ремонт бара.8600
-
1 июль 2022 - 14:05Җәй көне зелпене ашап калырга кирәк Аның яфрагы, җимеше һәм кайрысы да файдалы икән.7700
-
30 июнь 2022 - 13:01Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» китабын тәкъдим итү чарасы үтте Китап «Казан утлары» журналы редакциясе һәм «Татмедиа» җәмгыяте белән берлектә бастырып чыгарылган.7600
-
30 июнь 2022 - 11:00Алабугалыларны «Спортлы җәй-2022» гә чакыралар Чаралар җомга көннәрендә Гуляй паркта уза.7400
-
2 июль 2022 - 08:30Алабугалылар өчен Спас ярминкәсе август аенда узачак 5 августтан 7 августка кадәр узачак XV Спас ярминкәсенең рәсми сайты эшли башлады.6600
-
2 июль 2022 - 10:30Алабугада — ябык футбол мәйданы булачак Тугаров урамында 1408 квадрат метрлы мәйданда каркас-тентлы өслек белән футбол манежын төзү эшләре бара.6400
-
1 июль 2022 - 12:00Алабугалылар Санкт-Петербургта яшәүчеләргә бәйрәм бүләк итте 25 июньдә Ленинград өлкәсендәге Всеволожск районының Энколово авылында кыр эшләре тәмамлану уңаеннан халык күңел ачты.4800
-
3 июль 2022 - 09:00Алабуга районында сөт җитештерү артты Бер тәүлектә савып алынган сөт күләме 73 тонна тәшкил итте.2800
-
3 июль 2022 - 12:00Әбисеннән калган истәлекне саклый «Алабуга нуры» нда «Гаилә истәлекләре» акциясе дәвам итә.1700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика