Алабуга нуры

Алабугада Яшьләр көне-2022: лазертаг, һава шарында очу һәм җәядән ату

Бәйрәм шушы якшәмбедә оештырыла.

26 июньдә Алабугада Яшьләр көнен билгеләп үтәчәкләр. Оештыручылар кызыклы һәм бай программа вәгъдә итә. Бәйрәм «Яшьләр» стадионында узачак. Чара 16.00 сәгатьтә башлана.

Программада — һава шарында очу, лазертаг, тюнинглы авто һәм байклар күргәзмәсе, мастер-класслар, авыр атлетика, батутлар, банджи, электросамокатлар, электромобильләр, арт-күргәзмә, җәядән ату, Zumba мастер-классы, «Разведка» һәм «Яшь десантчы» клубларының күрсәтмә чыгышлары, йога, кадакта басып тору, шахмат буенча турнир, казак бүреге белән фланкировкалау. 

Шулай ук «Dj Дождик», «Chayan-Family» һәм «Русский размер» төркемнәре чыгыш ясар дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: