Алабуга нуры

Алабугалылар район газеталарына язылып сертификат ота ала

Район газеталары тәмле пицца һәм җылы баш киеме алуга сертификат уйната.

Көз — кайнар пицца һәм җылы башлыклар вакыты! Шуңа күрә 18 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр редакциягә килеп безнең газеталарга язылучылар арасында бүләкләр уйнатабыз! 

1 ноябрьдә очраклы саннар генераторы ярдәмендә безнең спонсорлардан ике сертификат уйнатыла. Аларның берсе — «La vera pizza» пиццериясеннән хуш исле пицца алырга, ә икенчесе ярдәмендә 12нче микрорайондагы Үзәк базардагы баш киемнәре бүлегеннән матур, җылы башлык сатып алырга мөмкин.

Көзләрегез җылы булсын, ә актуаль һәм кызыклы яңалыкларны вакытында белеп барырга сезгә без ярдәм итәрбез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: