Алабуга нуры

Алабугалыларның 74,2 проценты коронавируска каршы прививка ясаткан

Шимбә көнне 148 кеше вакцинация узган. 

4 декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча Алабуга районында 39 439 кеше прививка ясаткан. Бу хакта район үзәк хастаханәсендә хәбәр иттеләр. Прививка ясатучылар саны гомуми планның 74,2 процентын тәшкил итә. 

Шимбә көнне коронавирустан 148 кеше прививка ясаткан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: