Алабуга нуры

Алабугалыларның 84,79 проценты коронавируска каршы прививка ясаткан

Ял көннәрендә 122 кеше вакцинация үткән.

17 гыйнварга Алабуга районында «Спутник V» вакцинасының беренче компоненты белән 45 067 кешегә прививка ясалган, икенче компонентын — 42 785 алабугалы ясаткан. Бу планның 84,79 процентын тәшкил итә. 

Ял көннәрендә 60 яшьтән өлкәнрәк булган 122 алабугалыга вакцинация ясалды, дип хәбәр иттеләр район үзәк хастаханәсендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: