Алабуганың 80 медицина хезмәткәре МИЗдан өстәмә түләүләр алачак
Түләүләр коронавирус инфекциясенә шикләнелгән пациентлар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә каралган.
Алабугада коронавирус инфекциясенә шикләнелгән пациентлар белән эшләүче 80 медицина хезмәткәре хезмәт хакына өстәмә түләүләр алачак.
Әлеге максатларга махсус икътисади зона җитәкчелеге “Алабуга” резидентлары белән берлектә 3,5 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән. Бу хакта “Алабуга” МИЗның резидентлар белән хезмәттәшлек, инженерлык потенциалын үстерү һәм эксплуатацияләү буенча генераль директоры урынбасары Тимур Минһаҗев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, өстәмә түләүләрне табиблар гына түгел, шәфкать туташлары да, шулай ук “ашыгыч ярдәм” машина йөртүчеләре дә алачак. Хезмәт хакына өстәмә акчаларны өч ай дәвамында түләү каралган.
– Шуны әйтәсем килә, бу түләүләр федераль хакимият бүлеп биргән акчалардан тыш биреләчәк. Без моны үз инициативабыз белән эшлибез. Беркем дә безне мәҗбүр итмәде. Ни өчен? Чөнки биредә утызга якын завод бар, аларда 8 меңнән артык кеше эшли, бу әле подрядчыларны исәпкә алмаганда. Берәр нәрсә була калса, барыбыз да хастаханәгә мөрәҗәгать итәбез. Ә кешеләр сәламәт булса, заводлар да гадәттәгечә эшли башлаячак.
Билгеләп үтик, “Алабуга” МИЗы пандемия башланганнан бирле үк Үзәк район хастаханәсенә актив ярдәм күрсәтә. Әйтик, шушы көннәрдә Үзәк район хастаханәсе махсус икътисади зона җитәкчелегеннән кандагы кислород дәрәҗәсен үлчәү өчен өч дистә пульсоксиметр, ике кондиционер һәм бер тапкыр кулланыла торган 14 мең битлек алган. “Алабуга” МИЗның матди-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Руслан Бикбаев сөйләвенчә, ярдәм максатчан, ягъни хастаханә ихтыяҗларыннан чыгып күрсәтелә.
– Без Алабуга үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Җиһазлар сатып алганчы, хәзерге вакытта нәрсә кирәклеген белешәбез. Мәсәлән, РКТ кабинетында (рентген-компьютер томографиясе. – Авт. иск.) кондиционерлар урнаштыру зарурлыгы турында алар безгә үзләре хәбәр итте.
Чыннан да, рентген-компьютер томографиясе кабинетында кондиционерларны алыштыру ихтыяҗы инде күптән барлыкка килде, – ди рентген кабинеты мөдире вазифаларын башкаручы Андрей Ившин. Аның сүзләренә караганда, эш вакытында магнит-резонанс томографиясе (МРТ) аппараты автомобиль двигателе кебек җылына. Әгәр дә аны суытып тормасаң, ул сафтан чыгарга мөмкин.
– Бу аппарат диагностика өчен бик мөһим. Ул күкрәк читлеге, корсак куышлыгы, терәк-хәрәкәт аппараты органнарын тикшерә. Бу аппарат түбән температуралар шартларында эшли. Аның өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен безгә кондиционер бик тә кирәк иде.
Үзәк район хастаханәсенең баш шәфкать туташы Чулпан Заманова сүзләренә караганда, хастаханәгә “Алабуга” махсус икътисади зонасы тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм бәяләп бетергесез. Пандемия башланганнан бирле алар 6 саклагыч щит, 35 пульсоксиметр, 10 комбинезон, 100 респиратор, 2 контактсыз термометр һәм 20 меңгә якын битлек тапшырган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 09:11Рөстәм Нуриев: «Яшьләрнең ил тарихы белән күбрәк кызыксына башлавы, аның бөек үткәненә ихтирамы сөендерә»Алабуга районы башлыгы музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.2100
-
16 май 2022 - 11:37Татарстанда Сабантуй бәйрәмен үткәрү көннәре билгеле Татарстан Президенты Сабантуй бәйрәмен үткәрү турында Указга кул куйган.24000
-
15 май 2022 - 15:30Алабуга урамнарын юкә һәм миләшләр бизәде Май бәйрәмнәре алдыннан шәһәр урамнарында яңа агач үсентеләре утыртылды.18000
-
16 май 2022 - 10:15Алабугада «Аҗаган» хәрби-спорт уенының зона этабы узды Анда Татарстанның 6 районыннан килгән командалар катнашты.16600
-
15 май 2022 - 13:00Алабуга ветераннарына Җиңү көненә бүләкләр тапшырылды Шәһәр һәм район ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына азык-төлек тупланмасы бирелде.16500
-
15 май 2022 - 09:00Алабуганың 40нчы балалар бакчасында патриотик тәрбиягә багышланган чара узды Биредә хәрби истәлекләр куелган күргәзмә дә бар иде.16200
-
16 май 2022 - 16:41Синоптиклар кырау турында кисәтә Яңгырлы суык һава торышы атна ахырына урнашачак.11800
-
16 май 2022 - 15:46Алабугада атна эчендә 3 караклык очрагы теркәлгән Шуларның берсе ачылган.11000
-
17 май 2022 - 16:35Алабугалыларны иртәнге рейд турында кисәтәләр Иртәгә Алабуга-Гари-Абалач юлында дәүләт инспекторлары тикшерү үткәрәчәк.9900
-
16 май 2022 - 09:27«Алабуга нуры» газетасына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.9100
-
17 май 2022 - 14:19Рөстәм Нуриев муниципаль конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләде Алабуга районы башлыгы «Җиңүне каршылап» һәм «Тыл фронтка» конкурсларында җиңүчеләргә бүләк тапшырды.9000
-
16 май 2022 - 13:34Алабугада Спас ярминкәсе августта узачак Катнашучыларны рәсми рәвештә теркәү башланган инде.8900
-
17 май 2022 - 13:27Алабуга укытучыларына ноутбуклар тапшырдылар Яңа техниканы шәһәр һәм районның төрле мәктәпләреннән ун укытучы алды.8700
-
16 май 2022 - 14:09Тузганак балы Тузганак балы ясадыгызмы әле? Җитешмәгән булсагыз, сәламәтлек өчен бик файдалы кайнатма рецепты белән уртаклашабыз.8600
-
15 май 2022 - 10:30«Алабуга нуры» газетасының редакциясендә Дилбәр Булатова китабын алырга була Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың әлеге повесте укучыга тирән эчке кичерешләр, мавыктыргыч кискен конфликт тәкъдим итә.8500
-
17 май 2022 - 10:43Алабугада атна эчендә 16 гаилә низагы чыккан Бу турыда полиция бүлегендә хәбәр итәләр.8500
-
16 май 2022 - 09:40Алабуга районында 4 айда 778 тонна ит җитештерелгән Бу сан узган ел белән чагыштырганда 4 процентка арткан.8200
-
17 май 2022 - 12:06«Алабугада җәйге кичләр»нең кайчан узачагы билгеле Быел ул дүртенче мәртәбә үткәреләчәк.8200
-
17 май 2022 - 08:30Алабуга спортчысы авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты Шәһәр һәм республика данын «Яшьлек» спорт мәктәбе спортчысы яклады.8000
-
17 май 2022 - 15:40Соңгы кыңгырау бәйрәмен һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү көннәре билгеләнде Быел аларны элеккечә үткәрергә тәкъдим ителә.8000
-
17 май 2022 - 09:14Команда АО «Транснефть — Прикамье» приняла участие в Казанском марафоне Команда АО «Транснефть — Прикамье» приняла участие в ежегодном Казанском марафоне.7900
-
16 май 2022 - 09:09Работники АО «Транснефть — Прикамье» отмечены знаками отличия ГТО Работники АО «Транснефть — Прикамье» получили знаки отличия Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса (ФЗСК) «Готов к труду и обороне» (ГТО).7600
-
17 май 2022 - 07:22Бавырның сәламәтлеген кайгыртыйк Моның өчен ниләр ашарга кирәклеген сөйлибез.7300
-
18 май 2022 - 07:15Сирень чәчәге белән дәваланабыз Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша.4600
-
18 май 2022 - 10:28Представители АО «Транснефть — Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.4000
-
18 май 2022 - 12:14КФУның иң яхшы «Автомен» һәм «Автоледи» лары КФУның Алабуга институты студентлары арасында иң яхшы машина йөртүчеләрнең исемнәре билгеле булды.3500
-
18 май 2022 - 09:35Алабугада музейлар көне уза Халыкара музейлар көне — ел саен 18 майда билгеләп үтелә торган бәйрәм.3200
-
18 май 2022 - 08:28Алабугада яңа тротуарлар төзелә Төзелеш эшләрен 1 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.3000
-
18 май 2022 - 09:11Рөстәм Нуриев: «Яшьләрнең ил тарихы белән күбрәк кызыксына башлавы, аның бөек үткәненә ихтирамы сөендерә» Алабуга районы башлыгы музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.2200
-
18 май 2022 - 13:34Алабугада иртәнге рейд вакытында 9 хокук бозучы ачыкланды Аларга административ беркетмәләр төзелде.800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика