Алабуга нуры

Алабугалыларны иртәнге рейд турында кисәтәләр

Иртәгә Алабуга-Гари-Абалач юлында дәүләт инспекторлары тикшерү үткәрәчәк. 

Иртәгә Алабуга шоферларын иртәнге рейд көтә. Тикшерү Алабуга-Гари-Абалач юлында 6.30 сәгатьтән 8.00 сәгатькә кадәр барачак. 

ЮХИДИ матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, чараның максаты — транспорт чаралары белән исерек килеш идарә итү белән бәйле хокук бозуларны кисәтү. 

Узган елның 12 ае нәтиҗәләре буенча әлеге территориядә исерек шоферлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: