Алабуга нуры

Алабуганың Меңьеллык мәйданында җиде яңа утыргыч урнаштырылды

Искеләрен шәһәрнең башка җәмәгать урыннарына куячаклар.

Алабугалылар һәм шәһәр кунакларның яраткан урыны булган Алабуга шәһәрлегендә җиде яңа утыргыч куелды. Моннан тыш, коммуналь өлкә хезмәткәрләре монда яңа чүп савытлары да урнаштырды.

Иске утыргычларны, яңартканнан соң, шәһәрнең башка урыннарына куячаклар, дип хәбәр итте Алабуга районының төзекләндерү һәм яшелләндерү бүлеге башлыгы Марсель Сафиуллин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: