Алабуга нуры

Базарларда һәм ярминкәләрдә сезонлы яшелчәләргә бәяләр кимеде

Аеруча бәяләр базар һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә төшкән.

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекләре яшелчәләр бәясе белән бәйле вәзгыятьне контрольдә тотачак.

Аеруча бәяләр базар һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә төшкән. Мондый сәүдә нокталары соңгы 2 атнада күп кенә төбәкләрдә барлыкка килде. 

Шулай итеп, халыкта «борщевой набор» дип аталган яшелчәләр 4200 тонна сатылды. Бәрәңге, суган, кишер һәм кәбестәнең бәясе кимегән. 

Төбәк бүлекләре сәүдә челтәрләре һәм җитештерүчеләр арасында азык-төлеккә бәяләрне киметү буенча килешүләр төзи һәм күзәтә. 

Партия һәм хөкүмәт тарафыннан тәкъдим ителгән чаралар нәтиҗәләр бирә, дип билгеләп үтәләр төбәкләрдә.

ФОТО: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: