Алабуга нуры

Алабуга районы

ХӘБӘРЛӘР

Даруларга бәяләр ни сәбәпле арта?

Даруларга бәяләр азык-төлекнеке кебек үк, көн саен үсә. Аеруча да соңгы арада.

Коронавирус котырган вакытны хәтерлисезме? Бу дару вирусны җиңә дигән рекламаны телевизордан җибәрүләре була, даруханәләрдә башта ул дару юкка чыга. Барлыкка килгәндә инде бәясе 30-40 процентка арткан була.

Февраль азагы — март башында калкансыман биз белән авыртучылар «Л-тироксин» эзләп интекте. Ихтыяҗны халык үзе тудырды, әлбәттә. Кирәксә-кирәмсә дә дистәләгән кап дару ташыдылар. Безнең менталитет шундый бит. Иң мөһиме — минем запас күп булсын! Башка кешегә калмый икән — аның проблемасы. Йоклап йөрмәсен иде. Кем өлгерә, шул алып кала инде дип уйлый сыман бездә халык. Халык алып торганда, сатучы ник бәя арттырмасын ди?!

Тормыш өчен кирәкле булган препаратлар исемлегендә 800ләп дару бар. Аларга бәяләр Татарстанның Тарифлар буенча комитеты тарафыннан контрольдә тотыла. Әлеге ведомствоның җитәкчесе урынбасары Лилия Борисова билгеләп үткәнчә, бу исемлек бик еш яңартылып тора. Соңгы яңарту быелның мартында булган. Үзгәрешләр вазгыятькә бәйле рәвештә гамәлгә ашырыла.

Тормыш өчен кирәкле дарулар исемлеге һәм аларның бәяләре белән танышырга теләүчеләр өчен берничә төрле ачык чыганак бар. Болар: Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сайты, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстанның Тарифлар буенча комитеты.
Дару бәясе нидән гыйбарәт һәм ни өчен арта соң? Җавап гади: безгә килеп җиткәнче дарулар берничә кул аша уза һәм аларның һәркайсы да үз кесәсен кайгырта.

Монополиягә каршы федераль хезмәт дару җитештерүчеләр куя торган бәяләрне контрольдә тота. Төбәкләрдәге башкарма хакимият органнары җитештерүче бәясенә өстәлә торган акча өчен җаваплы. Сүз күпләп сату һәм ваклап сату турында бара. Күпләп сату дигәндә складны, ваклап сату дигәндә даруханәне күздә тотарга кирәк. Ягъни, без даруханәдән алганчы даруны башта җитештерәләр. Җитештерүче бер бәя куя. Аннан соң күпләп сатып алучы ул оешмадан ала һәм бу суммага, категориясенә карап, процентлар өстәлә. Категорияләр 100 сумга кадәр (15 процент), 100-500 сум (13 процент) һәм 500 сумнан югарырак (10 процент) дип билгеләнә. Ул процентларга тагын салым да кушыла.

Даруханәләр складлардан сатып алганда, 100 сумга кадәр булган даруларга — 30 процент, 100-500 сумлык даруларга — 25 процент, ә 500 сумнан артыграк торган даруларга 19 процент өсти ала.

Шулай да даруларга бәяләр ни сәбәпле арта соң, диярсез. Барысы да «тирәндә», ягъни беренче звено — җитештерүчегә бәйле. Ә алар дару бәясен чимал кыйммәтләнү белән аңлата. «Дару ясаучылардан даруханәгә килеп җиткәнче юл чыгымнары, препаратларны саклау да кыйммәтләнә. Шуңа дару бәяләре дә үсә», дип аңлатма бирде Татарстанның Тарифлар буенча комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия ханым.

P.S. Үзәк банк күрсәткечләре буенча, май уртасында 1 грамм алтын бәясе 3909 сум тора иде. Май бәйрәмнәренә кадәр алтын 200 сумга кыйммәтрәк булган. Ягъни, хәтта алтын бәясе дә төшә, доллар да 140 сумнан 67гә калды, әле тагын да төшәсе бар. Ә бәяләр, шул исәптән даруга да үсә генә. Бер мәзәк искә төште. Доллар күтәрелгәч, начар кешеләр баеп калыйм дип, бәяләрне күтәрде. Доллар төште, ә бәяләр үсүен дәвам итә. Бәлки сәбәп долларда түгелдер?

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев